1 октябрь 2016 яңалыклары
-
2016 нчы елның иң алдынгы авыл хуҗалыклары – исемлек
Татарстанда 20 ләп хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкән. (Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, 2016 нчы ел нәтиҗәләре буенча үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар түбәндәгеләр: Актаныш районы "Башак" ҖЧҖ (үсемлекчелектә инновацион технологияләр кертә, 200 баш тана...
-
Азнакайда Данир Сабиров бушлай концерт бирә
3 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә "Шифа" сәүдә үзәге каршында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм концерты оештырыла. Анда якташыбыз, юмор остасы Данир Сабировның да катнашуы көтелә. Җыр-бию, уен-көлке - барсы да булачак, килми калмагыз!
-
Татарстанда бер миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган
Бер гектардан уртача уңыш 332 ц тәшкил иткән. Бүгенгә Татарстанда 30,9 мең гектардан 1 млн 28 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Бер гектардан уртача уңыш 332 ц тәшкил иткән дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 4,4 мең гектардан (55 процент) 85,3 мең тонна бәрәңге алынган...
-
2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк
2016 елның икенче кварталы белән чагыштырганда, республикада пенсионерлар яшәү минимумы 1576 сумга арткан. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен Татарстан Республикасы пенсионеры өчен 2017 елга яшәү минимумын билгеләү турында"гы республика законын имзалады. Документта "Татарстан Республикасында 2017 елга пенсионерның яшәү минимумын 8232 сум күләмендә билгеләргә" карар...
-
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын райондашларыбыз, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның Өлкәннәр көне уңаенннан котлауларын кабул итегез!
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын райондашларыбыз! Сезнең буынга бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Сез үзегездән соңгы алмашка әхлакый үрнәк һәм олы таяныч булып торасыз. Үзегезнең яшәү рәвеше белән исбатлаган намус, хаклык, кешелеклелек, батырлык сыйфатлары зур соклану тудыра. Быел районыбызның 85 еллык юбилеен билгеләп үттек, аның бу көнгәчә...