Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда бер миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган

Бер гектардан уртача уңыш 332 ц тәшкил иткән. Бүгенгә Татарстанда 30,9 мең гектардан 1 млн 28 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Бер гектардан уртача уңыш 332 ц тәшкил иткән дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. 4,4 мең гектардан (55 процент) 85,3 мең тонна бәрәңге алынган...

Бер гектардан уртача уңыш 332 ц тәшкил иткән.

Бүгенгә Татарстанда 30,9 мең гектардан 1 млн 28 мең тонна шикәр чөгендере алынган. Бер гектардан уртача уңыш 332 ц тәшкил иткән дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

4,4 мең гектардан (55 процент) 85,3 мең тонна бәрәңге алынган дип ачыклык кертә ведомство. Бер гектардан уртача уңыш 192 ц тәшкил иткән. Республика хуҗалыкларында 0,5 мең гектардан (23 процент) 13,8 мең тонна яшелчә җыеп алынган.

43,7 мең га (45 процент) мәйданнан 146, 7 мең тонна бөртеккә кукуруз суктырылган, бер гектардан чыккан уңыш - 33,6 ц.

27,9 мең га мәйданнан (25 процент) көнбагыш суктырылган. Шулай ук бер гектардан 15 ц уңыш алынганда, барлыгы 41,9 мең тонна орлык суктырылган.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстанда бер миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алынган