Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын райондашларыбыз, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның Өлкәннәр көне уңаенннан котлауларын кабул итегез!

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын райондашларыбыз! Сезнең буынга бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Сез үзегездән соңгы алмашка әхлакый үрнәк һәм олы таяныч булып торасыз. Үзегезнең яшәү рәвеше белән исбатлаган намус, хаклык, кешелеклелек, батырлык сыйфатлары зур соклану тудыра. Быел районыбызның 85 еллык юбилеен билгеләп үттек, аның бу көнгәчә...

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын райондашларыбыз!

Сезнең буынга бик күп авырлыклар кичерергә туры килде. Сез үзегездән соңгы алмашка әхлакый үрнәк һәм олы таяныч булып торасыз. Үзегезнең яшәү рәвеше белән исбатлаган намус, хаклык, кешелеклелек, батырлык сыйфатлары зур соклану тудыра.

Быел районыбызның 85 еллык юбилеен билгеләп үттек, аның бу көнгәчә үсеше, иминлегендә сезнең бәяләп бетермәслек тырышлык, фидакарь хезмәтегез салынган. Районыбызның чәчәк атуына керткән зур өлешегез өчен һәркайсыгызга тирән рәхмәтлебез.

Сез үткән тормыш катлаулы һәм безнең өчен олы үрнәк. Сез илгә Җиңү яулап, фронтта тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәткән, тыныч тормышта зур төзелешләр алып барган, үзегезгә лаеклы алмаш үстергән буын. Күпләрегез әле бүген дә сафта, ветераннар оешмаларында актив тормыш белән яшисез, кыр эшләре чорында авыл хезмәтчәннәренә ел да ярдәмгә киләсез, яшь буыннны тәрбияләүдә зур өлеш кертәсез.

Сезнең һәммәгезне Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, ихлас теләкләремне ирештерәм: безнең арада үзегезне бәхетле тоеп әле озын-озак гомер итәргә, сәламәт булырга, күтәренке кәефтә, бу тормыштан тәм һәм ямь табып яшәргә язсын, тормыш дәртегез, күңел дәрманы сүнмәсен, сүрелмәсен! Якыннарыгыз сезне үзләренең җан җылысына, кадер-хөрмәтенә күмсен! Бәхетләр сезгә!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, өлкән буын райондашларыбыз, Азнакай муниципаль районы башлыгы Ма...