Резида Хөснетдинова: “Хат ташучы – кешеләргә шатлык өләшүче дә ул!”
Хат ташучы булып эшләгән Резида Хөснетдинованы шәһәрдә яратмаган, үз итмәгән кеше юктыр.
Ачык йөзле, тәмле телле, гади, эчкерсез булганы өчен һәр йортта көтеп алынган кадерле кунак кебек ул.
Резида ханым – Азнакай кызы. Балачактан илебез башкаласында укырга кызыккан кызчык мәктәптән соң Мәскәү дәүләт табигать төзелеше университетында инженер-икътисадчы һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алган белгеч хезмәт юлын туган ягында – Азнакай җылылык челтәрләре предпритиесендә башлап җибәрә, аннан озак еллар инженерлык челтәрләрендә эшли.
Хат ташучы булып эшләвенә дә шактый еллар узган.
«Мин хәрәкәтсез тора алмыйм, йөрергә, саф һавада булырга яратам. Шуңа хат ташучы эшен сайладым да инде. Аннан почтальон кешеләргә шатлык өләшүче дә бит әле ул: пенсия акчасын, алар яратып язылган газета-журналларны китерәсең. Кешеләрне сөендерү – минем дә күңелемә рәхәтлек хисе бирә», – ди ул.
Резида Хөснетдинованың җитезлегенә, энергиясенә чыннан да таң калырлык: газета-журналларны ул яңгыр, кар-буран дип тә тормый, вакытында тарата. Һәр көнне 7-12 чакрым юл үткән почтальон һич кенә дә уфтануны белми, үзе һәрчак елмаеп кына тора. Кыш көннәрендә чаңгыда җилдерә, моннан тыш бассейнга йөрергә, биергә ярата ул. Җәй көне исә “тимер аты” – велосипедыннан төшми.
«Тормышны, кешеләрне яратсаң, бер эшнең дә авырлыгы сизелми», – ди Резида апа.
Әнә шулай үз эшеңә чын күңел бирсәң генә, бәхетле булып буладыр ул. Юкка гына үз бәхетен кеше үзе тудыра димиләр бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев