Эшкә бирсәң чын күңел
БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН

Эшкә бирсәң чын күңел

Компьютер һәм электрон мәгълүмат чаралары үсеш алган заманда яшәсәк тә, почтальон элеккечә кешеләрне берләштерүче, ерак араларны якынайтучы булып кала.

Көн тудымы – кемдер кулына яңа газета алып, яңалыклар белән кызыксына, кемдер якын кешесеннән посылка яки бандероль алып куана… Хат-хәбәрләрне, күчерелгән акчаны, яздырылган вакытлы матбугат басмаларын тәгаенләнгән кешегә вакытында җиткерү – почта хезмәткәрләренең төп бурычы булып кала. Бүген элемтә бүлекләрендә аеруча “кызу” вакыт – икенче яртыеллык өчен вакытлы матбугатка яздыруның иң кызган чоры.

Шәһәрнең 1 нче элемтә бүлегеннән дә кеше өзелми.

– Кеше рухи азыксыз тора алмый. Дистәгә якын газета-журнал алдыручы гаиләләр дә бар. Азнакайлылар монда да килеп язылалар, почтальоннарыбыз өйләргә дә йөри, – ди бүлек начальнигы Раушания Хәйретдинова. – Бик бердәм һәм тату эшлибез, шуңа планнарның да үтлми калган вакыты юк.

Бүген биредә дүрт хат ташучы: Айгөл Кобычкина, Гөлназ Ситдикова, Лариса Усманова, ике оператор: Зөлфия Мөхәммәтҗанова һәм Ләйсән Кашапова тырыш хезмәт куя.

Аларның һәрберсе – үз эшенең чын остасы.

–Үз эшеңне яратмасаң, кешеләргә хөрмәт белән карарга өйрәнмәсәң, беркайда да эшләп булмый, – ди алар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев