Секцияләр
-
Азнакайның «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексы
Тасвирлама: Спорт комплексы берничә балалар секциясен, йога буенча дәресләр тәкъдим итә, тренажер залы җиһазландырылган, анда теләгән һәркем йөри ала. Эш режимы: 1. Балалар секцияләре: җиңел атлетика, көрәш, билбау көрәше, волейбол, футбол, баскетбол, өстәл теннисы, пн-сб 13:00 − 20:00; 2. Тренажер залы − пт 08:00 − 21:00, сб 8:00 –20:00; 3. Актив озак яшәү үзәге – пт 08:00 − 17:00
Эш вакыты: пн-сб 08:00-21:00
Телефон: - 8 (85592) 9-80-09
Адресы: Азнакай шәһ., Нефтьчеләр ур., 29
-
Азнакайның «Сокол» боз спорт сарае
Тасвирлама: Боз спорт сарае алкалы хоккей һәм тимераякта шуу спорты (шорт-трек) буенча спорт мәктәбе булып тора. Боз аренасы һәм заллар балалар һәм яшьләр, ветераннар командалары, «алкалы хоккей буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе»командалары өчен тренировка базасы булып хезмәт итә. Шулай ук халыкка спорт-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтә. Боз сараенда истәлекле даталарга һәм бәйрәмнәргә багышланган турнирлар, район, шәһәр, республика дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрелә. Ир-атларның һәвәскәр командалары арасында уеннар үткәрелә. Боз аренасы 1200гә кадәр кунакны сыйдыра ала. Тамашачылар өчен трибуналы ябык шугалак, 13 чишенү бүлмәсе, кунаклар һәм командалар өчен 88 урынлык ял бүлмәсе, душ бүлмәләре, дәресләр өчен гимнастика залы, медицина пункты бар.
Эш вакыты: пн-вс 08:00-22:00
Телефоннар: - 8 (85592) 7-30-23
- 7-30-10
- 7-30-56
Адресы: Азнакай шәһ., Султангалиев ур., 21А
-
Азнакайның «Лидер» спорт мәктәбе
Тасвирлама: Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Лидер» спорт мәктәбе 2010 елның 1 мартында ачылды. Директор булып Гәрәев Руслан Фирдәвис улы тора, ул ТРның физик культура һәм спорт отличнигы һәм милли көрәш буенча ТРның спорт мастеры. Аның җитәкчелегендә 101 хезмәткәр эшли.
Эш вакыты: пн-сб 08:00-21:00
Телефон: - 8 (85592) 53-2-53
Адресы: Азнакай шәһ., Солтангалиев ур., 23
-
Азнакайның «Дельфин» су-савыктыру комплексы
Тасвирлама: Чиста җылы сулы иркен бассейн, уңайлы чишенү бүлмәләре, душ кабиналары. Олылар өчен зур касә һәм балалар өчен кече касә бар. Бассейнда мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күтәргеч җиһазландырылган. Төрле яшьтәге төркемнәрдә дәресләргә йөрү, шулай ук ирекле йөзү мөмкинлекләре бар. Шулай ук аэробика һ.б. секцияләр эшли. шәһәр халкы бассейнга абонемент сатып алып килә яки секцияләрнең берсенә языла ала. Тәҗрибәле тренерлар балаларны йөзәргә өйрәтәчәк.
Эш вакыты: пн-сб 08:00-21:00
Телефон: - 8 (85592) 5-33-54
Адресы: Азнакай шәһ., Султангалиев ур., 23
-
Азнакайның «Юбилейный» спорт мәктәбе
Тасвирлама: Азнакай шәһәре һәм районы «Юбилейный» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2010 елда оештырылган. Иркен заллар, уңайлы чишенү бүлмәләре, душ бүлмәләре, алар спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең барысын да көтә.
Эш вакыты: пн-вс 08:00 – 120:00
Телефон: - 8 (85592) 7-22-12
Адресы: Азнакай шәһ., Султангалиев ур., 21Б