Азнакайның «Сокол» боз спорт сарае
-
Тасвирлама:
Боз спорт сарае алкалы хоккей һәм тимераякта шуу спорты (шорт-трек) буенча спорт мәктәбе булып тора. Боз аренасы һәм заллар балалар һәм яшьләр, ветераннар командалары, «алкалы хоккей буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе»командалары өчен тренировка базасы булып хезмәт итә. Шулай ук халыкка спорт-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтә. Боз сараенда истәлекле даталарга һәм бәйрәмнәргә багышланган турнирлар, район, шәһәр, республика дәрәҗәсендәге ярышлар үткәрелә. Ир-атларның һәвәскәр командалары арасында уеннар үткәрелә. Боз аренасы 1200гә кадәр кунакны сыйдыра ала. Тамашачылар өчен трибуналы ябык шугалак, 13 чишенү бүлмәсе, кунаклар һәм командалар өчен 88 урынлык ял бүлмәсе, душ бүлмәләре, дәресләр өчен гимнастика залы, медицина пункты бар.
-
Эш вакыты:
пн-вс 08:00-22:00
-
Телефоннар:
- 8 (85592) 7-30-23
- 7-30-10
- 7-30-56
-
Адресы:
Азнакай шәһ., Султангалиев ур., 21А