Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзара салым: файдасы күп, беләбез

Әлеге программа гамәлгә кергәннән алып, бүгенге көнгәчә Азнакай районында 19 миллион 136 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган.

Бу якшәмбедә, ягъни 18 ноябрьдә районыбыз авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдумнар узачак. 2013 елдан бирле гамәлдә булган әлеге чара быел республиканың 827 авылында һәм 17 шәһәр җирлегендә оештырыла.

Әлеге программа гамәлгә кергәннән алып, бүгенге көнгәчә Азнакай районында 19 миллион 136 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Мәгълүм булганча, бу программа республика бюджетыннан да финанслана. Халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум өстәлгәч, әлеге акчага авыл халкы өчен мөһим һәм кирәкле эшләрне башкарырга мөмкин. Шулай булгач, ни өчен әлеге мөмкинлектән файдаланып калмаска ди?!

Субсидия акчасын да исәпләгәндә, соңгы биш елда авыл җирлекләренә 95 миллион 374 мең сум акча бирелгән.

Билгеле, халыктан кергән акчаның тиене дә читкә китми, ул җыелган җирдәге эшләргә тотыла. Бездә соңгы елларда бу акчаларга авылларда бихисап төзекләндерү эшләре башкарылды.

– Авыл җирлекләрендә узган җыелышларда халык үз фикерен белдерми калмый. Киләсе елда салым акчасының нәрсәгә юнәлдерәсе җирлектә башкарыласы мөһим эшләрдән чыгып билгеләнә. Күпчелектә бу – юлларны төзекләндерү, зиратларны коймалап алу, су линияләрен алыштыру, балалар мәйданчыклары төзү, урам утларын көйләү, – ди район Советының авыл җирлекләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наил Сабирҗанов.

Үзара салым кысасында, һәр кешедән җыела торган акчаның күләме төрле авылда төрлечә булырга мөмкин.

– Үзара салым акчасы быел 300 сум иде, киләсе елга да шул күләмдә калдырдык. 2018 ел өчен халыктан 152 мең сум акча җыелган иде, – ди Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева. – Авыл җирлегендә бүген 507 кеше гомер итә. Сәпәйлеләр дә, мачаклыбашлылар да үзара салым җыюны аңлап һәм уңай кабул итәләр. Хисап елында халыктан кергән һәм республикадан шуңа өстәп бирелгән субсидия акчалары зиратларны карауга, юлларны төзекләндерүгә, кышын аларны кардан чистартуга тотылды. Эш күзгә күренгәч, халык та канәгать. Киләсе елда бу эшләр дәвам иттереләчәк. Шуңа өстәп авылга балалар һәм спорт мәйданчыгы алырбыз дип торабыз.

Вахитов җирлегенә исә биш авыл керә.

– Халык арасында үзара салымга фикерләр төрле, әмма төп халык каршы түгел. Быел 264 мең сум акча җыелган иде, республика акчасын да кушкач, ул 1 миллион 300 меңнән артып китте. Быел без кеше башыннан 500 сум җыйдык. Гомуми сумманың 340 мең сумы торак пунктлардан каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыруга тотылды. Калган акча лампаларны алыштыру, юлларны ремонтлау, Җиңү бистәсендәге һәйкәлне төзекләндерү кебек мөһим эшләргә юнәлтелде. Киләсе ел өчен үзара салым 300 сумнан җыелачак. Аннан көндезге бүлектә укучы студентлар, 1 һәм 2 нче төркем инвалидлар азат ителә. Алга таба планнарыбыз зурдан шуңа барыбызның да теләк бер генә: авылларны яшәтү, үстерү максатында кабул ителгән иҗтимагый әһәмияткә ия бу программа алга таба да эшләсен, гомерле булсын, шул гына, – ди җирлек башлыгы Ирина Бухарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев