Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ЯРДӘМ СОРАЛА

Хөрмәтле азнакайлылар! Бердәмлек авыр чакта беленә. Башкалар хәсрәтенә битараф булмаганнар, күңелендә изгелек чаткысы дөрләгәннәр безнең бу язмабызны игътибарсыз калдырмаса иде. Сезнең кечкенә генә ярдәмегез дә аларга иртәгәсе көнгә өмет, яшәргә ышаныч бирәчәк.

Куркынычсызлык кагыйдәләре гел искәртелеп торса да, бәхетсезлек очраклары кимеми. Соңгы атнада гына да районда 3 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Җиңү бистәсендә ут капкан салам эскертеннән шәхси хуҗалыкка зыян килгән, Азнакайда Сәйдәш һәм Шәйхетдинов урамнарында урнашкан ике фатирда янгын чыккан.

– Аеруча көзге-кышкы чорда торак йортларда ут чыгу куркынычы арта, чөнки кешеләр җылыту приборларыннан ешрак файдалана башлый, мичләргә яга. Еш кына гадәттән тыш хәлләр гражданнарның ваемсызлыгы, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәүләре, ут белән саксыз эш итүләре нәтиҗәсендә килеп чыга. Һәрдаим аңлату, профилактика эшләре алып барабыз, имин булмаган гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр – аеруча күз уңында. Бәла көтмәгәндә килә. Кешеләр сак һәм игътибарлы булсыннар, бер бөртек шырпының да никадәр бәхетсезлек алып килергә мөмкинлеген беркайчан да истән чыгармасыннар иде, – ди янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше бүлеге җитәкчесе Булат Шәйхетдинов. 8 ноябрь көнне шәһәребезнең Шәйхетдинов урамындагы йортта чыккан янгын да өй хуҗаларының бер җайга баручы тормышын астын-өскә әйләндергән. Ут чыккан вакытта – сәгать дүртләр тирәсендә ирле-хатынлы Руслан белән Гөлнур өйдә булалар (бәхеткә, ике кызлары да мәктәптән әле кайтмаган). Ялкын тиз арада барлык фатирны камап ала. Фаҗига урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләргә тапшыралар һәм утны сүндерәләр. Шәйдуллиннарның хәләл көчләре белән табылган барлык мал-мөлкәтләре мизгел эчендә көлгә әйләнә. Түбәсез калу бер хәл. Иң аянычы – яп-яшь Гөлнурның гомере өзелә. Газиз әниләре кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларның, Русланның хәлен әлеге кайгыны үз башыннан кичергәннәр генә аңлый аладыр. Әмма яшәргә кирәк. Хәзер фатирга ремонт ясау, җиһазлар алу бурычы тора. Бу – зур матди чыгымнар сорый торган эш. Хөрмәтле азнакайлылар! Бердәмлек авыр чакта беленә. Башкалар хәсрәтенә битараф булмаганнар, күңелендә изгелек чаткысы дөрләгәннәр безнең бу язмабызны игътибарсыз калдырмаса иде. Сезнең кечкенә генә ярдәмегез дә аларга иртәгәсе көнгә өмет, яшәргә ышаныч бирәчәк.

Акчаны түбәндәге исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин. Руслан Илгизәр улы Шәйдуллин исемендәге 40817810062001562600 номерлы “Сбербанк” банк картасы. БИК: 049205603. Корр. счеты: 30101810600000000603, ИНН:7707083893, КПП: 165502001. Банк картасы 89872635628 телефон номерына беркетелгән.

 

Фото http://16.mchs.gov.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев