Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз, халык язучысы Марсель Галиевка - 75 яшь!

Хөрмәтле Марсель Баянович!

Сезне барлык азнакайлылар исеменнән ихлас күңелдән күркәм юбилеегыз – 75 яшегез тулу белән кайнар котлыйм.
Сез үзегезнең кабатланмас киңкырлы иҗатыгыз белән татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткән олпат язучы. Сезнең әсәрләрдә милләтебез, телебез, рухи-мәдәни мирасыбыз язмышы өчен тирәнтен уйланулар чагылыш таба. 
Үзегезгә генә хас язу алымы, сүз байлыгы, гаҗәеп чагыштырулар Сезнең иҗатны югары сәнгать гамәленә күтәрә. Лирик повестьлармы, хикәяләрме, шигырьләрме, юмор-сатирамы, драматургияме, чит телләрдән тәрҗемәме – барлык жанрларда да  уңышлы иҗат итәсез. Сезнең сүзләргә язылган җырлар халык йөрәгендә мәңгелеккә урын алган.
Туган ягыбыз – Азнакайның Чатыр тавын югары күтәреп, аны бөтен республикага гына түгел, дөньяга таныттыгыз.
Иҗатыгыз югары бәяләнеп, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясенә, Халык язучысы дигән мәртәбәле исемгә лаек булдыгыз.
Без, азнакайлылар, Сезнең белән горурланабыз. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, якыннарыгызның җылы карашын, ихтирамын тоеп, озын-озак гомер кичерүгезне, иҗат уңышлары телибез.

 

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев