Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Узган ел 263 тапкыр ДНД әгъзалары рейдларга чыкканнар

Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында ирекле халык дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. Узган ел 263 тапкыр шундый рейдларга чыкканнар. Аларда 457 ДНД әгъзасы катнашкан. Халык дружинасы...

Районыбызда җәмәгатьчелек тәртибен саклау, җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында ирекле халык дружиналары (ДНД) оешканга да шактый вакыт узды. Мәгълүм булганча, ДНД әгъзалары җәмәгать урыннарында тәртип саклау, хокук бозуларны кисәтү, халык арасында тәрбия эшләре алып бару белән шөгыльләнә. Узган ел 263 тапкыр шундый рейдларга чыкканнар. Аларда 457 ДНД әгъзасы катнашкан. Халык дружинасы эшчәнлеге белән дүшәмбе киңәшмәсендә катнашучыларны "ФОРПОСТ" җитәкчесе Айрат Батыров таныштырды.
Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов җирлегебездәге халык дружинасы эшчәнлеген югары бәяләп, киләчәктә эшчәнлекне тагын да ныгытып җибәрергә мөмкинлек булуын ассызыклады. Дружиначылар сафын тагын да киңәйтергә, авыл җирлекләрендә дә ирекле халык дружиналарын булдырырга чакырды.
- Тулай торакларны, имин булмаган гаиләләр яшәүче йорт-фатирларны ешрак тикшереп, җинаятьләрне профилактикалауда юнәлешле эш алып барырга кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Узган ел 263 тапкыр ДНД әгъзалары рейдларга чыкканнар