Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ул Мәскәүне фашистлардан азат иткән

Медучилищены әле генә тәмамлаган Валентина Чиркова тәүге чыныгуны Нурлат участок сырхауханәсендә алырга өлгереп кенә кала, Бөек Ватан сугышы башлана. Аларның полкы Бөгелмәдә оешып, тиздән яу кырына да китеп баралар. Волоколамск янәшәсендәге тәүге тапкыр катнашкан сугыш вакыйгалары әле дә күз алдында тора. Яралыларны авыл өйләренә таратып, шунда ук беренче ярдәм күрсәтәләр,...

Медучилищены әле генә тәмамлаган Валентина Чиркова тәүге чыныгуны Нурлат участок сырхауханәсендә алырга өлгереп кенә кала, Бөек Ватан сугышы башлана. Аларның полкы Бөгелмәдә оешып, тиздән яу кырына да китеп баралар. Волоколамск янәшәсендәге тәүге тапкыр катнашкан сугыш вакыйгалары әле дә күз алдында тора. Яралыларны авыл өйләренә таратып, шунда ук беренче ярдәм күрсәтәләр, хуҗалык корылмаларын операция ясау өчен җайлаштыралар. Аннан инде Валентина медик-санитар батальонына күчерелә. Медподразделение фронт янәшәсендә, нибары 8-10 чакрым арада. 3нче Белоруссия фронтында 4 ел сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтә алар, никадәр кеше гомерләре саклап калына! Өлкән сержант Валентина Чиркова Украина, Белоруссия, Польша җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Җиңүне ул Берлиннан ерак түгел Лаубен шәһәрендә каршылый.
Валентина Алексеевна туган якларына 1947 елда гына кайта. Фронттан кайткач, Микулино, Павловск фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер булып эшли. Лаеклы ялга чыкканчы Актүбә сырхауханәсенең стоматология бүлегендә хезмәт куя.
Сугыш ветеранының күкрәген Кызыл Йолдыз, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Хәрби батырлыклар өчен", "Мәскәүне саклаган өчен", "Кенигсбергны азат иткән өчен", "Белоруссияне азат иткән өчен" һәм күпсанлы юбилей медальләре бизи. Бу көннәрдә ул тагын бер истәлекле вакыйга кичерде: Татарстанда Мәскәү көннәре үткәрелү уңаеннан аңа истәлекле бүләк тапшырылды. Илебез башкаласын фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан Валентина Чирковага бүләкне тапшыру тантанасында район Советының Аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, ТР хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча җитәкчесе Рәдиф Камалеев, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәндүс Камалов, Актүбә амбулаториясе баш табибы Марат Бәзгетдинов катнашты. Алар Валентина Алексеевнага котлау сүзләрен, изге теләкләрен ирештерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ул Мәскәүне фашистлардан азат иткән