Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Турпоход тәнне дә, рухны да чыныктырды

Азнакай 2 нче мәктәбенең Анатолий Байков җитәкчелегендә "Буревестник" турэкоклубы районыбыз тауларына еш походлар оештыра. Күптән түгел без, 8 укучы, Урал ягындагы 1700 метр биеклектәге Сабля тавына менгән кебек, Әлкәй тавында өйрәнүләр уздык. Җитәкчебез безнең өчен махсус маршрут төзеде. Практикада тау менәргә, учак ягарга, таныш булмаган урында компас ярдәмендә ориентлашырга өйрәндек....

Азнакай 2 нче мәктәбенең Анатолий Байков җитәкчелегендә "Буревестник" турэкоклубы районыбыз тауларына еш походлар оештыра. Күптән түгел без, 8 укучы, Урал ягындагы 1700 метр биеклектәге Сабля тавына менгән кебек, Әлкәй тавында өйрәнүләр уздык. Җитәкчебез безнең өчен махсус маршрут төзеде. Практикада тау менәргә, учак ягарга, таныш булмаган урында компас ярдәмендә ориентлашырга өйрәндек. Һәр иртә берничә чакрым йөгереп, фитнес белән шөгыльләнеп, сәламәтлегебезне ныгыттык. Бар уңайлыклары булган шәһәр тормышыннан аерылып, табигать шартларында тәнне дә, рухны да чыныктыру мәктәбе булды поход.

Зөлфия ХӘМИТОВА, 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Турпоход тәнне дә, рухны да чыныктырды