Сөт патшабикәсе – Ирекледә
Кышын да сыерлар көнгә утызар литр сөт бирә аламы? Күңел биреп карасаң, бирә икән. Чалпы авыл җирлегенә караган Ирекледә Илзирә Габидуллина крестьян-фермер хуҗалыгында әнә шундый рекордсмен сөтлебикәләр бар. Юкка гына терлекчелек буенча семинарны биредә үткәрмәделәр: тәҗрибә дә уртаклаштылар, булган проблемаларны да уртага салып сөйләштеләр.
Моннан алты ел элек ирле-хатынлы Габидуллиннар...