Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сезгә тиеш әле бик күп назлар

Район үзәк сырхауханәсе коллективы җирлегебезнең иң эреләрдән саналган берсе.

Мәгълүм ки, аның ветераннар оешмасы да күп санлы өлкәннәрне туплаган. Халыкара Өлкәннәр көнен сырхауханәнең һәр бүлегендә аерым билгеләп үтүләре дә гаҗәп түгел. Биредә тагын бер матур традиция яши – һәр елны кайсы да булса тармак пенсионерларын чәй табыны артына дәшеп, бәйрәмне тагын да тантаналы итеп үткәреп киләләр. Быел аңа шәфкать туташларын һәм техник хезмәткәрләрне җыйдылар.

Санаторий белән үзәк сырхауханә – икесе дә максатларны уртак итеп, райондашларыбызның сәламәтлеген кайгыртып, үзара хезмәттәшлектә эшли. Бәйрәм табынын да биредәге ашханә кызлары, һәрвакыттагыча, затлы да, тәмле дә итеп әзерләгән. Кунаклар урнашып бетүгә, аларны бәйрәм белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Роза Галеева сүз алды.

– Сез барыгыз да халык сәламәтлеге сагында инде менә 70 ел дәверендә фидакарь хезмәт куйган коллективның алтын фонды, – дип башлады ул сүзен. – Шушы изге һәм игелекле хезмәтне намус белән башкарган, кешеләр хөрмәтен казанган ветераннарыбыз. Районыбызны, аның медицина тармагын үстерүдә куйган фидакарь хезмәтегез алдында баш иеп сезгә тирән рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Котлауларны дәвам итеп, үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһапов пенсиядәге шәфкать туташларының яшь буын белгечләр белән аралашып торуын, үз тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашуларын ассызыклады.  

Ветераннар оешмасы белән җитәкчелек иткән, аларның көнкүрешләре турында кайгырткан, проблемаларын хәл итүдә актив катнашкан, менә шундый кадер-хөрмәт күрсәтүләрнең башында торган Роза Шәфигуллина исеменә дә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре күп яңгырады бәйрәмдә. Район ветераннар советы вәкиле Миләүшә Рәшитова да чордашларына изге теләкләрен җиткерде.

Өлкәннәр ашыгыч ярдәм хезмәткәре Зилә Шәйхетдинованың җылы сүзләрен, моңлы җырларын тыңлап кинәнде, рәхәтләнеп аралаштылар.          

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев