Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Сан алуга җитди карыйк

Халык санын алу соңгы тапкыр 2010 елның көзендә үткәрелгән иде. Һәм инде быел безне тагын санамакчылар.

Шул нәүбәттән “Маяк”та үземнең фикерләрем белән уртаклашасы килеп китте. Берәүләребез бу кампаниягә тик торганнан бер эш дип караса, икенчеләре тормышкөнкүрешләр уңайга китмәсме дип өметләнә. Әйе, һәркем аны үзенчә кабул итә, фикерли. Әмма сан алуга җаваплы карасак иде. Берчак шулай бер танышымнан: “Аларга нигә минем яшем, милләтем...”, – дигән тискәре фикер ишетергә туры килде. Бу бер дә дөрес түгел инде. Шөкер, республикабызда толерантлык вәзгыяте хөкем сөрә, мәҗбүриләп милләт “ясау” юк. Ә нигә үзеңнең яшеңне, милләтеңне яшерергә? Бу дөньяга бер генә киләбез, үзең белән горурланып яшәргә кирәк. Әйдәгез, җәмәгать, халык санын алу кампаниясенә бик җитди карыйк, сорауларга чынбарлыктагыча җавап бирергә әзер торыйк. Исем-фамилия куелмагач, ни әйтсәң дә ярый, дигән ялгыш фикер башка кереп тә чыкмасын. Милли багланыш-кыйммәтләрне саклау, яклау вәзгыятендә бердәм булмасак, милләтебезнең киләчәге нинди булыр?!

Нурия Хәмитова, авыл хуҗалыгы ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев