Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сабантуй батырына – кәҗә!

Җәй җиттеме - күңел Сабантуйларны көтә. Мәсгут авылының "Чишмә" балалар бакчасында милли бәйрәмебез аеруча үзенчәлекле үтте. Халкыбызның гореф-гадәтләрен борынгыдан саклап килгән бу олуг бәйрәмне Сөрән сугу йоласы белән башлап җибәрдек. Рияз чиккән сөлгеле колганы тотты, Руслан йомырка җыю өчен чиләген, ә кызлар, "Сабан туе - хезмәт туе..." дип җырлап, бүләкләрне...

Җәй җиттеме - күңел Сабантуйларны көтә. Мәсгут авылының "Чишмә" балалар бакчасында милли бәйрәмебез аеруча үзенчәлекле үтте. Халкыбызның гореф-гадәтләрен борынгыдан саклап килгән бу олуг бәйрәмне Сөрән сугу йоласы белән башлап җибәрдек. Рияз чиккән сөлгеле колганы тотты, Руслан йомырка җыю өчен чиләген, ә кызлар, "Сабан туе - хезмәт туе..." дип җырлап, бүләкләрне өсти тордылар...

Бәйрәм уен-ярышлар белән бакчабызда дәвам итте, уйнап-көлеп, рәхәтләнеп ял иттек бу көнне. Бәйрәмгә кунак булып авылыбызның өлкән укытучылары Наилә һәм Газинур Сәгыйтовлар да чакырулы иде.

Иң кызыгы шунда: авылдашыбыз Клара әби татарча көрәштә батыр калучыга бүләк итеп үзенең кәҗә тәкәсен алып килгән иде! Аңа Азамат Сәвганов лаек булды. Бакчабызда бәйрәм әнә шундый күңелле мизгелләрдән генә торды, Сабантуй чәй табыны артында дәвам итте.

Нәфисә Җамалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй батырына – кәҗә!