Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Педагогларга белем сыйфатын күтәрү бурычы куелды

Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул 21 нче гасырда белем сыйфатын камилләштерү темасына багышланды. Пленар утырышта Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Лилия Салихова катнашты. Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова чыгыш ясады. Ул башкарылган эшләргә йомгак ясады, алда...

Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул 21 нче гасырда белем сыйфатын камилләштерү темасына багышланды.

Пленар утырышта Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Лилия Салихова катнашты.

Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова чыгыш ясады. Ул башкарылган эшләргә йомгак ясады, алда торган бурычларны яктыртты.

Киңәшмәдә шулай ук балалар бакчасында полилингваль белем бирү үсеше, башлангыч мәктәп белем бирү системасына федераль стандартлар кертү нәтиҗәләре, база мәктәпләренең проблемалары һәм мөмкинлекләре, республиканың тәрбия стратегиясе турында чыгышлар тыңланды.

Белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә уңышлары өчен бер төркем мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Педагогларга белем сыйфатын күтәрү бурычы куелды