27 август 2015 яңалыклары
-
Азнакай районына социаль яклау министры килде
Кичә районыбызга Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Министр социаль яклау бүлегендә булып, район җитәкчеләре белән аның эшчәнлеге, хәл итәсе мәсьәләләр хакында сөйләште. Министрлыкның райондагы учреждениеләре коллективлары белән очрашу да үтте. Аннары ул Актүбәдәге "Ак Чишмә" тернәкләндерү үзәгендә, бистәдәге картлар һәм инвалидлар йортында булды.
-
Педагогларга белем сыйфатын күтәрү бурычы куелды
Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул 21 нче гасырда белем сыйфатын камилләштерү темасына багышланды. Пленар утырышта Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Лилия Салихова катнашты. Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова чыгыш ясады. Ул башкарылган эшләргә йомгак ясады, алда...