Педагогларга белем сыйфатын күтәрү бурычы куелды
Бүген район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды. Ул 21 нче гасырда белем сыйфатын камилләштерү темасына багышланды.
Пленар утырышта Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры Лилия Салихова катнашты.
Төп доклад белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипова чыгыш ясады. Ул башкарылган эшләргә йомгак ясады, алда...