Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Намуслы хезмәттә үткән гомер

Еллар йомгагы алга тәгәрәгән саен, без еш кына үткәннәргә, кылган гамәлләргә әйләнеп карыйбыз, аларга нәтиҗә ясыйбыз. Гомер баскычының тагын бер югары ноктасына күтәрелгән элекке хезмәттәшем Әминә Сафина турында да истәлекләргә уралып алдым. Ул Туйкә авылында, муллыкта тигезлек белән матур тормыш кичерүче Шәрифҗан абый белән Майҗиһан апа гаиләсендә дөньяга килә. Тырыш,...

Еллар йомгагы алга тәгәрәгән саен, без еш кына үткәннәргә, кылган гамәлләргә әйләнеп карыйбыз, аларга нәтиҗә ясыйбыз. Гомер баскычының тагын бер югары ноктасына күтәрелгән элекке хезмәттәшем Әминә Сафина турында да истәлекләргә уралып алдым.

Ул Туйкә авылында, муллыкта тигезлек белән матур тормыш кичерүче Шәрифҗан абый белән Майҗиһан апа гаиләсендә дөньяга килә. Тырыш, үзара ярдәмләшеп яшәүче бу нәселне авылдашлары әле дә хөрмәт белән телгә ала. Шәрифҗан абый белән Майҗиһан апа балаларын аякка бастыру өчен бар көчләрен куялар, аларга тормышта дөрес юнәлеш бирәләр. Әминә дә Туйкә мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә һәм 1964 елда Әгерҗе авылына икътисадчы булып эшкә кайта. Күп укый, уңай

тәҗрибәләрне өйрәнә, аларны эшендә кулланырга омтыла, үзен яхшы белгеч итеп таныта. Ирешелгәннәр белән генә чикләнеп кала торган кавемнән түгел ул, читтән торып ике институт тәмамлый: берсендә икътисадчы белемен күтәрсә, икенчесендә социолог белгечлеге ала. Соңгысы аңа күп кенә җәмәгать эшләрен башкаруда ярдәм итә.

Үзенең төп хезмәтеннән тыш комсомол, профсоюз, партия оешмалары секретаре, хатын-кызлар советы рәисе, авыл Советы депутаты була. Тормыш юлына әзерлекле, максатчан булып басуында Туйкә мәктәбенең өлеше зур дип саный Әминә.

- Пионервожатый, укучылар комитеты рәисе булу активлык, алга омтылыш тәрбияләде, - ди ул.

Азнакайга килгәч тә, Әминә Сафина берсеннән-берсе җаваплы урыннарда эшли: икътисадчы, хезмәтне оештыру бүлеге, райкомда парткабинет җитәкчесе һ.б.

- Әгәр дә ирем Мөдәрис һәм кайнанам булышмаган булса, моның кадәр эшне башкарып булмас иде, - ди.

Колхозда эшләгән чорны чын тормыш мәктәбе, ә хуҗалык җитәкчесе Канәгать Газизуллинны һәм райком секретаре Шакирә Шәрәфетдинованы чын остазлары дип саный.

Намуслы хезмәт белән үтелгән юлына карап, Әминә Сафина үзен бәхетле тоя. Гаиләләрендә ике кыз үстереп, аларга югары белем алырга, үз үрнәкләрендә матур тормыш корырга ярдәм итәләр. Дүрт оныгы - дүрт шатлыгы: "Әби" дип өзелеп торалар. Киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле хезмәттәшемә гомер көзендә дә әнә шулай күтәренке рухта яшәргә язсын.

Һәндәсә ГАНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Намуслы хезмәттә үткән гомер