Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Монолит микрорайонында яшәүчеләр бәйрәм итте

Ямьле җәй айлары җитсә, шәһәребезнең әле бер, әле икенче почмагында көн саен урам бәйрәмнәре гөрли.

Быел әлеге матур традициягә авыллар да бердәм кушылды. Күрше-тирә өчен рәхәтләнеп күңел ачу, шунда ук уртак проблемаларны да хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек бу. Монолит микрорайонында узган очрашу да халык бәйрәменә әйләнде.

Халык белән очрашуда район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Габдрахманов, депутат Рөстәм Бәзгытдинов һәм башка җитәкчеләр дә катнашты.

Җитәкчеләр үзләренең чыгышларында монолитлыларны бәйрәм белән тәбрик итеп, җирлегебезнең социаль-икътисади үсеше белән таныштырдылар, биредә хәл итәсе мәсьәләләр турында бәян иттеләр.

Территориаль иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Нурия Хаҗипова микрорайонда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше хакында кемгә караганда да хәбәрдаррак. Бүгенге бәйрәмгә дә иң хөрмәтле юбилярларны, иҗтимагый активларны барлаган. Аларның барысы да җитәкчеләр кулыннан истәлек бүләкләре алды.

Ишегалларын гөлдәй итеп тотып, барлык Монолитны матурлыкка төргән уңган-булганнар да игътибардан читтә калмады. “Иң матур ишегалды” бәйгесендә җиңү яулаган Баһманов, Шәйдуллин, Хафизов, Таҗиев, Җәләев, Фәрхуллин, Исраев, Исламголов, Саванин, Хәсәншин, Галиуллин, Шәйхетдинов, Кадыйров, Кәримов, Имамов һәм Кәримовлар гаиләләре дә җитәкчеләр тарафыннан бүләкләнде.

– Монда яшәүчеләр бик актив, бәйрәмнәрдән дә, өмәләрдән дә, башка эштән дә читтә калмыйлар, зур рәхмәт аларга. Спорт мәйданчыгының буш торганы юк, барысы да спорт белән бик теләп шөгыльләнә. Каникулларда балалар арасында футбол ярышлары уздырдык, велойөреш оештырдык. Тормыш булгач, проблемалар да булмый тормый, әлбәттә, аларны оператив рәвештә хәл итәргә тырышабыз. Урамнарны яктыртуда, чүп үләннәрен чабуда, юлларны төзекләндерүдә яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие коллективының ныклы ярдәмен тоябыз, – ди Нурия Хаҗипова.

Балалар Яшьләр үзәге егет-кызлары оештырган уеннарда катнашып кинәнсә, өлкәннәр Мәдәни үзәк коллективы һәм гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт номерларын тамаша кылды бу көнне.

Кара төнгәчә дәвам иткән бәйрәм мул табын артында тәмләп чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев