Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвез авылында изгелекләр кылына

Изге Рамазан аенда эшләгән саваплы эшләрнең берсе итеп Мәнәвез авылы мәчетендә ифтар ашы оештырылды.

Матур итеп аралашып, Коръән укып, күңелләргә иман нуры өстәп, бер- беребезне хөрмәтләп үткәргән матур очрашу булды ул. Шунда авылдашлар белән киңәшеп, 4 май көнне Мәнәвез авылы зиаратында өмә оештырырга карар кылган идек. Бик күп авылдашлар бу изге эшкә бик теләп кушылды. Мәңгелек йортны бик чиста итеп җыештырып, күмәк көч белән зур эш эшләдек. Алдагы көннәрдә дә чүп- чарны контейнерларга гына җыеп, вакытында түгеп баруны оештыру турында бергәләп сөйләшенде. Шул өмәдә катнашкан барлык авылдашларыма, транспорт белән тәэмин итүдә матди ярдәм күрсәткән ЭлнарИсламовка зур рәхмәт әйтәсем килә. Киләчәктә дә шулай бергә булып, бердәм булып яшәргә язсын, дип хәбәр итә безгә авыл җирлеге депутаты Халидә Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев