Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәлбагышта тормыш яхшыра

Мәлбагыш авылында соңгы елларда бик күп уңай үзгәрешләр булды. 2007-2010 елларда без яшәгән Нариман урамы сусыз калган иде. Авыл җирендә мал-туар, кош-корт тоткан, һәр җомга мунча ягырга күнеккән кешегә сусыз калуның нинди зур җәфа булуын аңлыйсыздыр. 2012 елның көзеннән өйләргә янәдән мөлдерәп чишмә суы килә башлады. Хәзер авылның бөтен урамында...

Мәлбагыш авылында соңгы елларда бик күп уңай үзгәрешләр булды. 2007-2010 елларда без яшәгән Нариман урамы сусыз калган иде. Авыл җирендә мал-туар, кош-корт тоткан, һәр җомга мунча ягырга күнеккән кешегә сусыз калуның нинди зур җәфа булуын аңлыйсыздыр. 2012 елның көзеннән өйләргә янәдән мөлдерәп чишмә суы килә башлады.

Хәзер авылның бөтен урамында диярлек су бар, бу эш әле дәвам итә. Авыл халкы депутатларыбызның ярдәмен тоеп яши. Авылга су кертүчеләр янәшәсендә җәй буе депутатыбыз Мөсәвир Кәримов ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торды. Элек-электән игелекле Мансур Әхмәтшинны да бик хөрмәт итәбез. Район советы депутаты, "Җәлилнефть" идарәсенең баш инженеры Рәис Әхмәтшин ярдәме белән урамнарга ташлар җәелде, бик матур гына буалар ясалды. Кышын урамнарыбызны кардан чистарталар.

Моннан берничә ел элек төнлә урам баганаларында ут янмый иде. Бүген авылыбыз янәдән яктырды.

Һәр көнне мәчетебездән азан тавышы ишетелә. Картлар җомга вәгазьләренә йөри. Дини бәйрәмнәрне зурлап уздырабыз.

Мәлбагыш яшьләре былтыр район күләмендә уздырылган авыл хезмәтчәннәре арасындагы кышкы ярышларда призлы урынга лаек булып, 100 мең сум акча отты. Мәдәният йортына яңа аппаратура алып куйдылар. Быел да җиңү яулап, шундый бүләк белән кайттылар.

Былтыр 300 төп агач утырттык. Мәлбагыш чынлап торып яшелләнде, яңарды. Элек шәһәр җиренә барган саен, йортлардан, урамнардан чүпләрне килеп алып китүләренә кызыгып һәм шаккатып кайта идем. Хәзер безнең авыл да шәһәрдән ким түгел. Соңгы ике елда һәр шимбә капка төбеннән чүпләрне килеп җыеп китәләр. Су буйларында аунап яткан чүп-чарлар да кимеде, урамнар да чистарды.

Атнага ике тапкыр мәктәп спортзалында яшьләр уены оештырдылар. Авыл җирлеге башлыгы Илмира Әхтәмовага янып-көеп эшләве өчен бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә. Сулы, юллы, утлы авылда яшәве дә рәхәт, кунакка кайтулары да күңелле шул!

Фәүзия Дәүләтшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлбагышта тормыш яхшыра