Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Яңа ел белән котлады

Хөрмәтле азнакайлылар,  районыбыз кунаклары! Яратып, көтеп алган бәйрәмебез – Яңа ел якынлаша. Матур гадәт буенча, бу көннәрдә үткән елның нәтиҗәләрен барлыйбыз, алга таба яңа бурычлар һәм максатлар куябыз.

Хөрмәтле азнакайлылар,  районыбыз кунаклары!


Яратып, көтеп алган бәйрәмебез – Яңа ел якынлаша. Матур гадәт буенча, бу көннәрдә үткән елның нәтиҗәләрен барлыйбыз, алга таба яңа бурычлар һәм максатлар куябыз.
2018 ел районыбыз өчен олы вакыйгаларга бай булды - яңа йортлар, юллар салынды, социаль объектлар ачылды.
Тормышыбызның нигезе – авыл хуҗалыгы, ул Азнакай районы икътисадында төп урынны алып тора. Хезмәтчәннәребез быел да мул күләмдә икмәк җитештерде, терлекчелек өлкәсендә олы уңышларга ирешәбез.
Кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсе дәүләт программалары нәтиҗәсендә үсеш кичерә, яңа эш урыннары булдырыла.

 

Хөрмәтле райондашлар!


Узып баручы ел Азнакай өчен әһәмиятле чараларга аеруча бай булды. Алга куелган барлык максатлар үтәлде, төп күрсәткечләр буенча Азнакай муниципаль районы бүген республикада алдынгылар рәтендә бара.
Без райондагы уңышларның барысына да халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә ирештек. Районны үстерүгә керткән зур өлешегез өчен сезгә чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Әлеге җиңүләрнең нигезен ветераннарыбыз, өлкән буын вәкилләре салуын да онытырга ярамый.

Без бүген нефтьчеләребез ирешкән уңышлар белән лаеклы төстә горурланабыз. “Татнефть”, “Азнакайнефть” җитәкчелеге ярдәме белән җирлегебездә бихисап эшләр башкарылды. Быел шәһәрдә бассейн төзелде, поликлиника бинасы ремонтланып, ул заманча җиһазлар белән тәэмин ителде, Мәлбагышта – мәктәп, Актүбә ат спорты мәктәбендә яңа манеж ачылды. Киләсе елда шәһәребездә теннис үзәге, балалар бакчасы төзеләчәк. 
Якынлашып килгән 2019 елны без зур планнар һәм өметләр белән каршылыйбыз. Яңа ел безнең өчен тагын да уңышлы, әһәмиятле вакыйгалар елына әйләнсен! Яна елда районыбыз халкына тыныч тормыш, бетмәс шатлык-куанычлар, бәхетле көннәр телим. 

Яңа ел белән! Яңа бәхет белән, кадерле райондашларым!

 

Марсель Шәйдуллин, 
 Азнакай муниципаль  районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев