Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәнәвезлеләр хәрбиләргә һәм мобилизацияләнгән якташларга үзенчәлекле гуманитар ярдәм җибәрергә әзерлиләр

Мәнәвез авылы уңганнары каз маен өретеп, махсус контейнерларга урнаштырып мобилизацияләнгән ир-егетләргә ярдәм җибәрергә әзерлиләр.

Мондый махсус контейнерлар 160 данәдән артык әзерләнгән.

“Бу каз маен солдатларыбыз битләренә, кулларына сылап, салкыннардан саклана алырлар, күн итекләренә сертсәләр, аякларына су да үтмәячәк, бәйләнгән оекбашлар да юешләнмәс дип ышанып калабыз,” - дип сөйли Мәнәвез авылы мәдәният йорты директоры Гөлназ Исламова.

“Без кечкенә чакта әтиләр киез итекләрен шулай майлый иде. Салкын тигәндә әнкәйләр арка-күкрәкләрне каз мае белән сылап, төреп яткыралар иде. Шулай файдасын күрә идек,” – дип искә ала Тәнзилә ханым Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев