Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла

Аның чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнаша Бүген Татарстан башкаласындагы "Корстон" комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең "KazanSummit-2015" VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә,...

Аның чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнаша


Бүген Татарстан башкаласындагы "Корстон" комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең "KazanSummit-2015" VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады. Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. - барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. "KazanSummit-2015" чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнаша.

Татарстан лидеры әйдәп баручы компанияләрнең инновацион мөмкинлекләре чагылдырылган күргәзмәне карап чыкты. Аннары "Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре инвестицияләре һәм сәүдәсе" эшлекле иртәнге ашы булды.

Быелгы саммитның төп темасы "Конструктив глобаль сәүдә һәм инвестицияләр өчен ислам финанслары"на багышлана. Шуның белән бәйле рәвештә, перспективалар, ислам банкингын финанс инструмент буларак гамәлгә ашыру механизмнары мәсьәләләре турында сүз барачак. Саммит кысаларында ислам икътисады, финанслар һәм банкинг, халыкара сәүдә буенча форумнар, стратегик форум һ.б. чаралар үткәрелә.

Материал http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/15/110414/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “KazanSummit2015” VII Халыкара икътисади саммиты уздырыла