Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Карамалы авылында ветеран-укытучыны хөрмәтләделәр

Кеше гомере дисбе кебек.

Андагы төймәләр – узылган еллар. Еллар дисбегә төймәләр өсти. Кайчак туктап каласың да, күңел белән янәдән дисбедәге төймәләр өстеннән үтәсең, артта калган елларны янәдән барлыйсың. Бу төймәләр шул тиклем кадерле, алар аша никадәр шатлык, борчу, хезмәт юллары узыла.

Абдуллин Сәйлүн Халик улының да узган юллары да сикәлтәле, урау, әмма мактаулы була. Партоешма җитәкчесе дә, Сукаеш, Карамалы авылларында мәктәп директоры вазифаларын да башкарырга туры килә аңа. Кайда гына хезмәт куйса да,  эштән беркайчан да куркып калмый, һәрчак алдынгылар рәтендә була. Шуңадыр да хезмәте дә эзсез калмый. Лаеклы ялда булуына карамастан, үзен бүген дә хөрмәт итәләр.  Карамалы авылы мәктәбендә Сәйлүн  Халик улы белән очрашу кичәсе узды. Ветеран-укытучы үзенең хезмәт юлы турында бик кызыклы итеп сөйләде, истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәдә Азнакай шәһәренең 9 нчы мәктәбе директоры Гаяз Хәмидуллин, авыл җирлеге рәисе Артур Ногманов, ветераннар советы рәисе Миләүшә Рәшитова да катнашты. Җитәкчеләр ветеранны “Азнакай районына 90ел” медале белән бүләкләделәр. Укучылар кунакларга үзләренең шигырьләрен укыдылар, моңлы җырларын бүләк иттеләр. Очрашу бик эчтәлекле, күңелле узды.

Гөлсирин Газизова,  Рәмзия Хөснуллина, Карамалы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев