Хөкүмәт ярдәме авыл хуҗалыгына ныклы терәк
Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов соңгы ике атнада республика районнары басу-кырларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән вертолеттан карап танышып йөри. Татарстан күп икътисади күрсәткечләр, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча лидер-төбәк. Җирле җитештерүчеләр авыл хуҗалыгы продукциясе белән бөтен республика халкын тәэмин итәргә сәләтле.
Җөмһүриятебезнең уртак калачына азнакайлылар керткән өлеш гаять зур. Районыбыз элек-электән...