Хаҗ гамәле буенча бик еш туа торган сорауларга ҖАВАП
Хаҗ кылуның фарызлыгы турында Коръәндә һәм хәдистә әйтелгәнме?
«Әл-Бәкара» сүрәсе, 196 нчы аять: «Хаҗ һәм гомрәне Аллаһы ризалыгы өчен үтәгез». «Әл-Гыймран» сүрәсе, 97 нче аять: «Көче җиткән кешеләргә, Аллаһыга гыйбадәт өчен хаҗ кылу фарыз булды». Сөннәттән булган дәлилләргә килгәндә, Әбү Һүрайра разый Аллаһу ганһы: «Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәләм вәгазь белән мөрәҗәгать...