Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дуслык турында

Яшәгән ди ике җан дус. Берсе - бай, икенчесе - ярлы. Бервакыт бу дусларның бае ресторанга барган, анда бер ир-ат аның хатынына бәйләнә башлагач, моның эченә пычак белән кадаган. Шуннан, инде нишләргә дип, ярлы дустына шылтыраткан. Тегесе минуты белән килеп җиткән, ул арада милиционерлар да пәйда булган. Ярлы дус бөтен...

Яшәгән ди ике җан дус. Берсе - бай, икенчесе - ярлы. Бервакыт бу дусларның бае ресторанга барган, анда бер ир-ат аның хатынына бәйләнә башлагач, моның эченә пычак белән кадаган. Шуннан, инде нишләргә дип, ярлы дустына шылтыраткан. Тегесе минуты белән килеп җиткән, ул арада милиционерлар да пәйда булган. Ярлы дус бөтен гаепне үз өстенә алган, аңа 20 ел биргәннәр. Ул төрмәдә утырган-утырган да, түзәр әмәле калмагач, аннан качкан һәм бай дустының өенә килгән. Әмма тегесе аны куып җибәргән, хәтта ишеген дә ачмаган. Мескен качкын бай дустының бу кыланмышына бик гаҗәпләнгән һәм бер җөмлә генә әйткән: "Алла бар ул, ул барысын да күрә", - дигән.


... Менә качкын инде нишләргә, кая барырга дип аптырап, эскәмиядә утыра икән, моның янына олы яшьләрдәге бер абзый килеп, аңа сумка биргән, ә үзе китеп барган. Ярлы бу нинди хәл икән дип сумканы ачып караса, аның эче тулы акча, имеш. Миллионлаган сумнар. Бу акчаларга ярлы егет йорт, машина сатып алган, исемен үзгәрткән...


Бервакыт машинасында барганда ул искиткеч гүзәл кызга юлыккан. Алар танышканнар, аралаша башлаганнар, озакламый бу кыз аның янына күчеп килгән. Ничектер бер иртәдә яшьләр яшәгән йортның ишеген олы яшьтәге бер хатын шакыган. Мине хезмәтче итеп өеңә ал, бушка эшләргә дә риза дигән. Нишләп бушка, минем акчам бар дигән егет һәм теге хатын аның өендә эшли башлаган. Күпмедер вакыттан егет сөйгән кызы белән өйләнешергә булган һәм туйга теге дустын да чакырган. Менә туй бара, барысы да шаяра-көлә, күңел ача икән. Шулвакыт дусты кулына микрофон алган: "Туган, ә хәтерлисеңме, без синең белән нинди җан дуслар идек? - дип сөйләп киткән ул. - Ә хәтерлисеңме, мин кеше үтергәч, син бөтен гаепне үз өстеңә алдың? Ә хәтерлисеңме, туган, син өемә килгәч мин сине куып чыгардым? Ә беләсеңме ни өчен? Ул вакытта минем өйдә милиционерлар бар иде. Ә хәтерлисеңме, туган, сиңа сумка белән акча калдырып киткән абзыйны? Ул минем әти иде. Ә хәтерлисеңме бушка эшләр идем дип килгән хатынны? Ул минем әни иде. Туган, бүген синең хатыныңа әйләнгән менә бу кыз минем сеңлем. Менә шулай, туган, мин сиңа иң якын кешеләремне бирдем. Алар - минем тормышым. Мин сиңа тормышымны бирдем, туган".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дуслык турында