Көзге кыска, яңгырлы көннәрнең кояшлы мизгелләрен файдаланып, басудан берничә фотосурәт алырга теләп, редакция машинасы белән басуга юл алдык. Әле кайчан гына алтын-сары башаклардан шаулап утырган кырлар чем-кара һәм яшел бәрхет күлмәкләрен кияргә дә өлгергән. Бу вакытта инде башка елларда басулар, ындыр табаклары бушап кала иде. Быел исә башкачарак, чөнки Азнакайлылар...
Көзге кыска, яңгырлы көннәрнең кояшлы мизгелләрен файдаланып, басудан берничә фотосурәт алырга теләп, редакция машинасы белән басуга юл алдык. Әле кайчан гына алтын-сары башаклардан шаулап утырган кырлар чем-кара һәм яшел бәрхет күлмәкләрен кияргә дә өлгергән. Бу вакытта инде башка елларда басулар, ындыр табаклары бушап кала иде. Быел исә башкачарак, чөнки Азнакайлылар яңа башлангыч алдылар: табышлы, югары маржиналь культуралар: орлыкка кукуруз һәм көнбагыш игә башладылар.
Октябрь ае булуга да карамастан, "Азнакай"АФ" җәмгыятенең Сарлы бүлекчәсе ындыр табагында җәйге кызу урак өстендәге кебек эш кайный. Инде сиксәнен түгәрәкләп килүче Галимҗан ага Вәлиев һәм Айдар Минһаҗев «ЗАВ-20» агрегатында көнбагыш чистарталар иде. Ындыр табагы мөдире Рәфис Мөхәммәдиев эшчеләргә әмер биреп кенә утыра... дисәгез, ялгышасыз. Ул үзенең шәхси тракторына утырып алган да, «КамАЗ»ларга көнбагыш төйи.
Бөтен эшкә дә кулы ятып торган универсал хезмәткәрнең сөйләшеп торырга да вакыты юк. «КамАЗ» егетләренең тизрәк төяп бетереп, Бөгелмә, Ютазы элеваторларына юл аласылары бар.
- Уңыш мул булды. Икмәкнең бөртеген дә югалтмыйча эшкәртү, урнаштыру максатыннан, амбарда эш икешәр сменада оештырылды, - ди Рәфис Мөхәммәдиев. - Менә быел беренче тапкыр көнбагыш суктыра башладык. Уңыш әйбәт: гектарыннан 15-16 центнер чыга, көнгә 200әр тонна кайтып тора. Вакыт белән хисаплашып тормыйбыз, ветераннар, авылдашлар, мәктәп балалары да ярдәмгә килде.
Амбарда озак юанып тормыйча, техника паркына да кереп чыгасы иттек. Төзәтәсен төзәтеп, буяп, майлап, төреп, рәт-рәт итеп кышкы сакланышка куелган тырма, чәчкеч, техникаларны күргәч үзеңнән-үзең: "Менә кайдан үрнәк алырга кирәк икән ул", - дип тел шартлатып куясың.
Аннан соң караңгы төшкәнче дип хуҗалык басуларына юл алдык. Юл күрсәтүче хуҗалыкның баш бухгалтеры Маргарита ханым Хафизованың машинасы артыннан куып җитәрмен димә. "Вәт ут хатын бу", - дип тел шартлатып куя тәҗрибәле шоферыбыз Газинур Сәгыйтов та. Бераздан Маргарита туктап: "Моннан сез йөри алмассыз, журналист минем машинага утырсын", - дип басу юлын дәвам итте. Үзенең "корыч аты" белән көнбагыш басуларын эшкәртеп йөргән Альмир Хәбибуллинның нәкъ каршына килеп туктадык. Күрше Башкортстаннан килеп эшли ул. Яшь кенә булуына карамастан, һәр техниканы биш бармагы кебек белүче механизатор җирне оста эшкәртә. Дөресен генә әйткәндә, монда инде җирләр күптән эшкәртелеп беткән. Җыеп аласы көнбагыш басулары гына калган.
Уңышны җыялар, артыннан эшкәртә дә баралар. Елның теләсә кайсы вакытында чәчүдә, урып-җыюда, инде менә хәзер җир эшкәртүдә басулардан кайтып кермәгән Радик Хәкимовны да көнбагыш басуын сөргәндә фотосурәткә алдык. Монысы җаны-тәне белән җиргә береккән үз авыллары егете. Сабан белән җир сөрүдә Фердинанд Исмәгыйлов, Зөфәр Гәрәевкә дә тиңнәр юк.
Туган җире, авылының назын, җылысын тоеп үскән Винарис Мифтахов бәхетен читтән эзләми. Үз җирендә төпләнеп кала. Гомере буе шушы җирлектә терлекчелек, игенчелектә тырыш хезмәт куя. Тырыш, инициативалы егеткә җитәкче вазифасын ышанып тапшыралар. 2006 елдан "Алга" хуҗалыгында, район хуҗалыклары арасындагы үзгәрешләрдән соң, "Азнакай" АФ" җәмгыятенең Сарлы бүлекчәсе белән җитәкчелеген дәвам итә. Районның иң яшел, матур Сөендек авылында төпләнеп, тормыш иптәше Гүзәлия белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Гүзәлия ханым көтү тулыландыру технигы булып эшли. Аның уңышлары рекордлы. 100 баш сыерга 107 баш бозау ала. Әйе, әлеге күрсәткечкә күпләр ышанып та бетми хәтта, әмма бу шулай.
Сарлылылар элек-электән игенчелек, терлекчелектә дә югары хезмәт күрсәткечләре белән сөендерәләр. Менә быел да алар агрофирманың башка бүлекчәләре арасында беренчеләр рәтендә бара. Бөртеклеләрдән уртача 30 центнердан артык уңыш җыеп алганнар. Арпа һәм көзге арышның уңышы 40ар центнердан да артып китә. Биредә фидакарь комбайнчылар Нарис Сәхапов, Зөлфәт Хуҗиннарның тырыш хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк. Бу егетләрнең эшенә зур "бишле"дән башка билге куеп булмый. Урып-җыю чорында комиссия әгъзалары җирдә коелып калган ник бер бөртек тапсыннар.
Җир - тере организм кебек ул. Яратып, кадерләп, җан җылыңны биреп тәрбияләсәң, ул да сиңа югары уңышын бирә. "Югары уңышның нигезен җирне сабан белән генә эшкәртеп, барлык технологик таләпләрне үтәп эшләүдә күрәм", - ди җитәкче үзе. Хуҗалык үз көченә таяна, читтән техника китерелми. Булганнарын күз карасыдай кадерләп саклыйлар.
Хуҗалыкның терлекчелек өлкәсендә дә уңышлары куанычлы. Бер баш шартлы терлеккә 36 центнер исәбеннән ел ярымга җитәрлек сыйфатлы терлек азыгы әзерләнгән. Бу елда гына да савым сыерлар 120 башка арткан. Көнгә 4091 кг сөт савып алалар. Бер сөтлебикәгә көнлек савым 15-16 кг дигән сүз бу. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда 3400 центнерга күбрәк сөт сауганнар.
Сарлы бүлекчәсе әйдәп баручы хуҗалыкларның берсе, - ди "Азнакай"АФ" җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Мөслимов. - Югары иген уңышы, техникаларның сакланышы, терлекчелек продукциясе җитештерүдә булсынмы... матур күрсәткеч-ләргә ияләр, аларның эшен һәрчак үрнәк итеп куярга мөмкин.
- Сарлы авылы җирлеге халкы хуҗалыкның яшәве һәм аны дистә ел дәвамында үз авылларында туып үскән Винарис Мифтахов җитәкләве белән чиксез бәхетле. Нинди генә гозер туса да, мөрәҗәгать итәр, барып керер җирләре бар. Саламны күпме кирәк, шуның кадәр алырга мөмкин, ә пай җирләре өчен ашлык бирелә. Хуҗалык җитәкчеләре хезмәт кешесенә аеруча игътибар белән карый, мәсәлән, сыер савучылар һәм механизаторларга икешәр төргәк печән таратылган. Гомумән, агрофирманың "Сарлы" бүлекчәсе үз аягында ныклап басып, ышанычлы адымнарын атлый.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА,
автор фотосы
Нет комментариев