Быел азнакайлылар югары маржиналь культуралар игә башладылар
Көзге кыска, яңгырлы көннәрнең кояшлы мизгелләрен файдаланып, басудан берничә фотосурәт алырга теләп, редакция машинасы белән басуга юл алдык. Әле кайчан гына алтын-сары башаклардан шаулап утырган кырлар чем-кара һәм яшел бәрхет күлмәкләрен кияргә дә өлгергән. Бу вакытта инде башка елларда басулар, ындыр табаклары бушап кала иде. Быел исә башкачарак, чөнки Азнакайлылар...