15 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай районында ветеринария санитар хезмәткәрләре әзерләделәр
Шәхси хуҗалыклар, гаилә фермалары , крестьян-фермерлык хуҗалыкларым арта барган чорда ветеринария белгечләре адым саен кирәк. Маллар да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авырып китәргә мөмкин. Кайчагында терлекне үлемнән саклап калу өчен ветеринария өлкәсендә аз гына белемең булу, беренче ярдәм күрсәтә белүең дә җитә. Шәхси хуҗалыгында терлек асраучы, сыер савучы, көтүче булсынмы......
-
Күгәрченле ипи: Казанда икмәк заводы элеваторы бер көтү күгәрченне суырып алган (ВИДЕО)
Казанда икмәк җитештерү заводы элеваторының бер көтү күгәрченне суырып алуы видеога эләккән. Ул Эфир 24 телеканалында пәйда булды. Видеоязмада күренгәнчә, ашлык өемендә тукланып утыручы кошлар бер-бер артлы элеватор бүрәнкәсенә эләгә. Фаразлар буенча, әлеге хәл каплаусыз урында булгандыр. Әлеге видео прокуратура хезмәткәрләрен дә кызыксындырган. Хәзерге вакытта видеоның кайда, кайчан һәм нинди...
-
Ардинат Нугайбеков Азнакайның Тымытык авылы мәктәбенә арбасы белән “ЮМЗ” тракторы алып биргән
Татарда элек-электән туган - туганына, күрше - күршесенә ярдәм итеп яшәгән. Мул тормыштагылар, мөмкинлекләреннән чыгып, ярлыракларга булышкан. Бу табигый хәл саналган. Керемнәре зур булганнар мәчет, мәдрәсәләр салдырып, халыкның аң-белемен күтәрергә тырышкан. Хәзерге чорда да мондый мәрхәмәтле кешеләр бар. Шундый кешеләрнең берсе турында язарга булдым. Ул Тымытык авылында, авыр сугыш юлларын...
-
Галимнәр Россиядә грипп эпидемиясенең кайчан башланачагын әйттеләр
Татарстанда әлегә грипп очраклары ачыкланмаган. (Казан, 12 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Россиядә быелгы сезонда грипп эпидемиясе, былтыргы белән чагыштырганда, бераз түбәнрәк булыр дип көтелә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының этиология һәм эпидемиология бүлеге мөдире Дарья Даниленко ТАСС агентлыгына интервьюсында шулай дип белдергән. Эксперт фикеренчә, былтыр илдә пандемик (А) грипп буенча авыр...
-
Азнакайда Илдус Гыйләҗевнең “Ихлас тойгылар” җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды
Безнең районда шундый күркәм гадәт бар - якташ әдипләребезнең нәшрият табасыннан төшкән һәр яңа китабын укучыга тәкъдир итү. Илдус Гыйләҗевның "Ихлас тойгылар" дигән җыентыгын да район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре көтеп кенә торган диярсең, авторның үзе һәм зал тулы шигърият сөючеләр белән бик матур очрашу оештырды. Әдәби-музыкаль кичә Илдус Гыйләҗевның шигырьләре,...
-
Татарстанда төп чыршы бәйрәме 25 декабрьдә узачак
Яңа ел бәйрәмендә балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында җиңүчеләр кунак булачак. (Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Татарстан Министрлар Кабинеты республикада төп чыршы бәйрәмен үткәрү көнен билгеләгән. Ул Казанда 25 декабрьдә узачак. Яңа ел бәйрәмендә балалар һәм яшьләр иҗат конкурсларында, фестивальләрдә һәм олимпиадаларда, спорт ярышларында...
-
Быел азнакайлылар югары маржиналь культуралар игә башладылар
Көзге кыска, яңгырлы көннәрнең кояшлы мизгелләрен файдаланып, басудан берничә фотосурәт алырга теләп, редакция машинасы белән басуга юл алдык. Әле кайчан гына алтын-сары башаклардан шаулап утырган кырлар чем-кара һәм яшел бәрхет күлмәкләрен кияргә дә өлгергән. Бу вакытта инде башка елларда басулар, ындыр табаклары бушап кала иде. Быел исә башкачарак, чөнки Азнакайлылар...
-
Балага исем кушу - мулла колакка азан әйтте дә, бетте дигән сүз түгел
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: "Әти-әниләр балага исем кушу мәсьәләсенә бик җиңел карый". (Казан, 13 октябрь, "Татар-информ", Мәрьям Насыйрова). Газеталарының берсенә интервью биргән татар кешесенең оныгына ят исем куштыруы турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә зур бәхәс тудыруга сәбәпче булды. "Оныгыбыз туды. Мулла чакыртып, аңа Оливия дип исем куштырдык", - дигән хәбәргә карата фикерләрен...
-
Вандаллар Азнакай районы Карамалы Елга авылының Сабантуй баганасын кисеп, учак якканнар
Без - табигать балалары, җәй буена саф һавалы, чиста сулы урман-болыннарның мул җимешләрен, дару үләннәрен җыеп, үзебезгә ел буена җитәрлек шифа, энергия алабыз. Аллага шөкер, тирә-юньдә мохитебезне пычратып утырган зур-зур заводлар да юк. Ходай биргән табигый нигъмәтләрдән файда алып, куанып яшәп кенә ятасы да бит югыйсә... Юк шул, бөтен көтүне...
-
Азнакайның Яшьләр үзәгендә “Сәләтләр фестивале” узды
Ул чиккән, бәйләгән әйберләр дисеңме, агачтан уеп ясалганнары дисеңме - бу кадәр матурлыктан күзләр камаша. Халкыбызның осталыгына исләрең китмәле! Районыбыз уңганнарын әнә шулай Өлкәннәр көне уңаеннан 13 октябрьдә Яшьләр үзәгендә "Сәләтләр фестивале" берләштерде. Биредә өлкән буын үзешчән сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар тамашачыга җырларын, үзләре иҗат иткән шигырьләрен бүләк итте. Фестиваль...
-
Бүген Азнакайда һәм Актүбә бистәсендә ярминкәләр уза
Районыбыз халкын үз җирлегебездә җитештерелгән экологик чиста, арзанлы азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Аның чираттагысы 15 октябрь шимбә көнне 8 сәгать 30 минутта Азнакай шәһәренең "Шифа" сәүдә үзәге һәм 9.00 сәгатьтә Актүбә бистәсенең базар мәйданында үткәрелә. Анда ит, сөт, ярма, он, яшелчә, бәрәңге, бөртекле культуралар,...