Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген азнакайлылар нинди патриотик хисләр белән яши?

Туган ил. Туган җир. Аңа булган мәхәббәт безгә ана сөте белән иңдерелә дә, гомер буе тәрбияләнә. Туган илен яклап батыр уллар утка-суга кергән. Торган җирем гөлбакчага булсын дип тырыш халык көне-төне тир түккән. Бүген азнакайлылар нинди патриотик хисләр белән яна соң? Данис, 48 яшь: - Чын патриот ул иленә, туган...

Туган ил. Туган җир. Аңа булган мәхәббәт безгә ана сөте белән иңдерелә дә, гомер буе тәрбияләнә. Туган илен яклап батыр уллар утка-суга кергән. Торган җирем гөлбакчага булсын дип тырыш халык көне-төне тир түккән. Бүген азнакайлылар нинди патриотик хисләр белән яна соң?

Данис, 48 яшь:

- Чын патриот ул иленә, туган җиренә файда китерергә тиеш дип исәплим. Мин Азнакайны яратам, аны бернинди чит җирләргә дә алыштырмас идем. Чит илләрнең безне көчсез итеп күрәселәре килә, әмма Россия һәрчак дөньядагы иң көчле дәүләт булды.

Эльмира, 35 яшь:

- Илебез, республикабыз, районыбыз үсештә. Читтән карап торып кына булмый, һәркем бу үсешкә үз өлешен кертергә тиеш. Мин, мәсәлән, Азнакай белән чын-чынлап гоурланам. Кунакка китсәм дә, сагынып, очынып кайтам. Кечкенә кызымда да шундый ук хисләр тәрбияләргә тырышам.

Ләлә, 53 яшь:

- Безнең илнең, халкының җаны, рухы башкалардан аерылып тора. Без көчле, нык, чыдам. Илдә, республикада барган бүгенге сәясәттән кәнәгатьмен. Үзебезнең яшь чакларны искә төшерәм. Ул чакта, кибет киштәләре буш булса да, күңелебез бай иде. Бүген җаның теләгән һәр нәрсә бар. Авырлыкларсыз гына булмый инде, әмма элеккегә караганда хәзер яшәр өчен шартлар яхшырак дим.

Ләйсән, 16 яшь:

- Татарстанымны, Азнакаемны яратам, туган телемне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәм. Туган җиремә файда китерәсем килә.

Фәндәрия, 79 яшь:

- Әтием сугышка киткәндә миңа 5 яшь булган. Оныкларымның, аларның балаларының тыныч илдә, тигез канат астында, тату гаиләдә үсүләрен телим. Азнакаебызның көннән-көн матурлануына куанып бетә алмыйм. Рәхмәт җитәкчеләребезгә, кирәк чакта ярдәм кулы сузалар, пенсияне вакытында бирәләр, тамакларыбыз тук, өсләребез бөтен, өйләребез җылы. "Туган ил ул була бер генә, туган илнең кадерен бел генә", - дип шигьри юлларга салынган. Туган җиребезне яратсак, аның киләчәге дә якты булыр.

Сораштырды: Зөлфия Хәмитова, Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген азнакайлылар нинди патриотик хисләр белән яши?