Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бердәм Россия” партиясе Азнакай бүлекчәсенең отчет-сайлау конференциясе узды

Бүген Мәдәни үзәктә “Бердәм Россия” партиясе Азнакай бүлекчәсенең XXXI отчет-сайлау конференциясе узды.

“Бердәм Россия” партиясе Азнакай бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Марсель Шәйдуллин 2016-2021 елдагы эшчәнлеккә хисап ясады. Бүгенге көндә бүлекчә 50 башлангыч оешманы берләштерә, аларда барлыгы 3812 әгъза исәпләнә, яшь гвардиячеләрнең саны – 200 кеше.

– Партиянең Анакай бүлекчәсе тарафыннан 11 федераль, 4 төбәк һәм 6 җирле проект тормышка ашырыла. Алар районыбызны үстерүгә, экологияне, халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте Марсель Шәйдуллин.

Партиянең җирлеге бүлегендә һәрдаим депутатлар тарафыннан халыкны кабул итүләр оештырыла. Марсель Шәйдуллин Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Мөхәммәдиев, Таһир Һадиевка, “Татнефть” җәмгыятенә, җирле депутатларга, авыл җирлекләре башлыкларына күп кенә проблемаларны чишүдә ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.

Гражданнарны кабул итү һәм мөрәҗәгатьләрен карау буенча нәтиҗәле хезмәте өчен партиянең җирле бүлеге 2016, 2018 елларда республика бәйгесендә җиңүче дип табылган, 2019 елда беренче дәрәҗә дипломга лаек булган, партиянең төбәк бүлекчәсе Рәхмәт грамотасы белән бүләкләнгән.

Быел 1 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясе оешуга 20 ел тулды.

– Шушы еллар дәвамында партия патриотик позициядә эзлекле эш алып барды. Алга таба да якташларыбызның ышанычын аклап, икътисади-социаль һәм сәяси тотрыклылыкны саклап, районны алга этәрүче көч булып эшләргә язсын, – диде Марсель Шәйдуллин.

Конференция делегатлары аны кабат бертавыштан Азнакай җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайладылар. Бу көнне шулай ук сәяси совет, контроль комиссиясе әгъзалары һәм партиянең Татарстан төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегатлар да сайланды.

Соңыннан “Бердәм Россия” партиясенең иң актив әгъзаларына бүләкләр һәм яңа кабул ителгән әгъзаларга партия билетлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев