Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Яңа Юл бистәсе чирек гасыр юбилеен бәйрәм итәчәк

Быел ТАССР оешуның 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасы мөстәкыйльлеге кабул ителүнең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге вакыт аралыгында кайчандыр кечкенә авыл булган Азнакай да танымаслык булып үзгәрде, киң колач алып, як-якка тирән тамырларын җибәрде. Яңа Юл бистәсе - моннан чирек гасыр элек нигез салынган аның бер матур почмагы. Көннән-көн зураючы,...

Быел ТАССР оешуның 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасы мөстәкыйльлеге кабул ителүнең 25 еллыгын билгеләп үтәбез. Әлеге вакыт аралыгында кайчандыр кечкенә авыл булган Азнакай да танымаслык булып үзгәрде, киң колач алып, як-якка тирән тамырларын җибәрде. Яңа Юл бистәсе - моннан чирек гасыр элек нигез салынган аның бер матур почмагы. Көннән-көн зураючы, матурланучы бистә зур планнар белән янып яши. Аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында без 9 нчы территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Сәйлүн Гомәров белән әңгәмә кордык.

- Сәйлүн Талипович, быел республика күләмендә үткәрелгән конкурста 9 нчы территориаль җирле иҗтимагый үзидарә икенче урынны яулады. Бу бистә үсешенә салынган хезмәткә зур бәя. Уңышларның сере белән уртаклашсагыз иде.

- Бүгенге көндә Яңа Юлда 29 урамда 1276 йорт исәпләнә, халкы 2 мең ярымнан артып китә. Бистә 215 гектар мәйданны алып тора. Хуҗалык зур, бистә әле һаман үсүен дәвам итә, шуңа күрә хәл итәсе мәсьәләләр җитәрлек. Район җитәкчелеге тарафыннан бистәгә зур игътибар бирелә. Аеруча соңгы елларда зур эшләр башкарылды. Республика программасы буенча 13 урамга юл салынды, 3 урамда юллар ремонтланды, 5 урамга су кертелде. Хәзер берничә кечкенә һәм күп балалы гаиләләргә бирелгән урамнарны гына сулы итәсе калды. Иркен урамында яңгыр сулары агу өчен канализация сузылды. Шулай ук республика программасы буенча Кол Гали, Кол Шәриф, Чәчәкле, Нократ, Чулман, Сандугач урамнарында яңача урам яктырткычлары куелды. Бу эш дәвам итә.

- Яңа Юлда тагын нинди уңай үзгәрешләр көтелә?

- Бистәбездә яшь гаиләләр ишәйгәннән-ишәя. Күп балалы гаиләләр өчен генә дә 134 җир участогы бирелде. Шушы көннәрдә 50 урынлык балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Футбол кыры һәм парк төзү эше белән янып йөрибез. Юлны кар күмүдән саклау өчен Тургай урамы буйлап 1200 метр озынлыкта өч рәт агачлар утыртылачак.

-Ярдәм кулы сузучы оешма-предприятиеләр бармы?

- Без "Нефтемаш" заводы җитәкчелегенә зур рәхмәтле. Барлык чараларда төп спонсорыбыз булып тора. Мәсәлән, халык җыеннары үткәргәндә төрле бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр алуда, Яңа Елга үзәк чыршыны һәм территорияне бизәүдә акчалата ярдәм күрсәтте. Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш буенча без хәтта республика конкурсында өченче урынны яулап, 25 мең сумлык грант оттык. Шулай ук сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, Бистә көне, Ишек алды бәйрәмнәре үткәрүдә дә аларга таянабыз.

- Бистәне төзекләндерү эшләрендә халык катнашамы соң?

-Территорияләрне чистарту буенча язын-көзен өмәләр оештырыла. Халык актив, бердәм, өмәләрне генә көтеп тормый, бистәнең матурлыгы һәм төзеклеге өчен һәрдаим тырыша.

- Бәйрәмнәр, гомүмән халыкның ялы ничек оештырылган?

- Мәчет һәм фельдшер-акушерлык пункты янында ике спорт мәйданчыгы матур гына эшләп килә. Алар республика президент программасы буенча төзелгән иде. Җәйге каникул чорында баскетбол мәйданчыгында балалар белән тренировкалар һәм уеннар уздырыла. Кышын 9 нчы мәктәп базасында бистә балалары волейбол, милли көрәш һәм чаңгы секцияләрендә шөгыльләнә. Бер генә истәлекле көнне дә калдырмыйбыз. Мәчетебездә Корбан бәйрәмнәре бик матур уза. Район җитәкчелеге белән берлектә инвалидлар декадасында бүләкләр белән физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барабыз. Тыл һәм сугыш ветераннары белән очрашулар, Әниләр һәм башка бәйрәмнәр үткәрүдә "Нефтемаш" заводыннан тыш 9 нчы мәктәп, бистәбездәге шәхси кибетләр хуҗалары, биредә яшәүче эшмәкәрләр дә ярдәм итә. Бәйрәмнәр халыкны берләштерә, җитәкчеләр белән күзгә-күз сөйләшергә, аралашырга мөмкинлек бирә. Әле менә бу шимбәдә бистәбезнең 25 еллыгын зурлап билгеләп үтәргә җыенабыз. Форсаттан файдаланып, барлык азнакайлыларны бәйрәмгә чакырабыз. Танылган җырчылар һәм районыбыз сәхнә осталары катнашында бик матур чара булыр дип көтелә.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын!

Әңгәмәдәш: Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Яңа Юл бистәсе чирек гасыр юбилеен бәйрәм итәчәк