Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның территориаль иҗтимагый үзидарәләре гүзәл затларны котлады

Республика күләмендә уңышлар яулаган ханымнар тәбрикләнеп, аларга зур хөрмәт күрсәтелде.

 Шәһәребезнең Яшьләр үзәгендә Гөлфия Абдуллина, Рәмилә Әхмәтова җитәкчелегендәге 12 нче, 5 нче территориаль иҗтимагый үзидарәләр Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап шушы җирлекләрдә яшәүче гүзәл затлар хөрмәтенә бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Аларга Әнисә Зарипова җитәкчелегендә 13 нче ТОС активистлары да кушылды. 

  Кунакларны бәйрәм белән район җитәкчелеге исеменнән район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин котлады. Шулай ук депутат Азат Вәлиев, кичәнең спонсоры, алып баручыларның берсе Илгиз Хәбипов, шул җирлек ир-егетләре исеменнән Роберт Дятлов үзләренең ихлас теләкләрен җиткерделәр. Республика күләмендә уңышлар яулаган ханымнар тәбрикләнеп, аларга зур хөрмәт күрсәтелде.

 Яшьләр үзәге белгече, сүз остасы Илнур Нәгыймов әле көлдерде, әле шигъри юллар белән уйландырып  алды. Ана теле елына багышлап викторина да чиштерде. Ә инде җыр-биюләр хакында әйтәсе дә юк.  Башкала сәхнәләрен тоткан үзешчәннәребезгә кушылып кунаклар җыр-биюләр белән күңел ачтылар. Шундый матур ял кичәсе оештыручыларга алар рәхмәт әйтеп туймады.

   Уңган-булган ханым-туташларның күз явын алырлык кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев