Азнакайның егет-кызлары олы тормышның төп документын алды
Илебез Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үткән бу көннәрдә аларны 20 дән артык егет-кыз алды.
Ундүртен тутырган яшь азнакайлыларга төп документ – Россия Федерациясе гражданы паспортын ЗАГС бүлегендә тантаналы төстә тапшыру районыбызда күптән килгән матур гадәт. Илебез Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үткән бу көннәрдә аларны 20 дән артык егет-кыз алды. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре бу юлы да тантананы гомер буена истә калырлык итеп үткәрүгә бар тырышлыгын салганнар. Паспортларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев һәм миграция бүлеге җитәкчесе Эльвира Газизова тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев