Язның беренче нурларына хозурланып сайраучы тургайлар, алтын башаклы иген кырлары, тракторлар гөрелтесен кечкенәдән үк тыңлап үсә Ирек.
Нәкъ менә шушы вакытта аның нәни генә күңелендә иген кырларында йөзүче кыр корабларына соклану, тузанлы йөзләрендә тешләре генә ялтырап торган, дәү куллы комбайнчы абыйларына карата ихтирам, өстәлнең иң түрендә торучы икмәккә кадер уяна....
Язның беренче нурларына хозурланып сайраучы тургайлар, алтын башаклы иген кырлары, тракторлар гөрелтесен кечкенәдән үк тыңлап үсә Ирек.
Нәкъ менә шушы вакытта аның нәни генә күңелендә иген кырларында йөзүче кыр корабларына соклану, тузанлы йөзләрендә тешләре генә ялтырап торган, дәү куллы комбайнчы абыйларына карата ихтирам, өстәлнең иң түрендә торучы икмәккә кадер уяна. Әйе, һич икеләнүсез киләчәктә игенче булачак, шушы басу-кырлардан беркая да китмәячәк ул.
Агрономнар Ринат Мортазин һәм Хәсән Газизуллин абыйлары белән тарантаска утырып басуларга чыга, туфрак үзенчәлекләрен тикшерергә аларга ярдәм итә. Ирек Абдуллинның булачак һөнәренә юл әнә шулай балачактан салына. Туган авылы Әсәйдә сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, ике дә уйланып тормыйча турыдан-туры Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, армиягә алынып, Төньяк флотта моряк булып хезмәт итә.
Ул елларда авыл хуҗалыгы идарәсендә баш агроном булып эшләгән Миргасим Кәримов әле генә армиядән кайткан егетне хәрби комиссариатта күреп ала да: "Озак югалып йөрмә, "Марс" хуҗалыгына орлыкчылык буенча агроном итеп куябыз сине", - ди. Ирек моңа бик куанып риза була һәм районның иң зур, үрнәк булган хуҗалыгында җитәкчеләре Гарифҗан Галимов, таләпчән баш агроном Хәбиб Баянов кул астында дүрт ел дәвамында ныклы тәҗрибә туплый. Шул ук вакытта читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтында белемен күтәрергә дә вакыт таба.
Абдуллин хезмәт баскычлары буйлап һаман югарыга таба менүен дәвам итә. Тәҗрибәле, инициативалы, ышанычлы белгечне "Уразман" колхозына күчерәләр. Бу юлысы инде баш агроном итеп. Таләпчән рәис Тәлгать Фәтихов җитәкчелегендә иген уңышын арттыру өстендә көн-төн фидакарь хезмәт куя. Районда һәр тармак буенча әйдәп баручы булган Үчәлленең күрсәткечләре тагы да арта, гектарыннан 30 ар центнер уңыш җыеп алалар. Ул еллар өчен бик зур күрсәткеч бу.
Кәкре Елга авылын Ирек Абдуллин үзенең икенче туган җире дип атый. Нәкъ ун ел узгач, баш агроном янә чыныгу алган "Марс" хуҗалыгына кайта, төпләнеп, бүгенге көнгәчә шунда фидакарь хезмәт куя. 41 ел хезмәт стажы гына бар аның. Яланаяклы малай чагындагы хезмәтен дә исәпкә алсаң, бөтен гомерен икмәк язмышына багышлаган Кеше ул.
Тәҗрибәле белгеч алдынгы технологияләрне кертү өлкәсендә дә кыю адымнар ясый. Чөгендер басуларының нәрсә икәнлеген безнең чоргылар бик яхшы аңлый. Җәйге каникулда чөгендер утау, көзен күшегә-күшегә аны җыю, кисү, төяү дисеңме. Ирекнең дә үзәгенә үткән икән бу хәл. Шуңа да ул җитәкчелек белән киңәшеп, кул көчен кертмичә, француз технологиясе буенча чөгендер эшкәртүне иң беренчеләрдән булып куллана башлый.
"Марс" хуҗалыгы элек-электән районда тотрыклы уңыш үстерүче иң алдынгы хуҗалыкларның берсе. Нинди генә семинар-киңәшмәләр булмасын, тәҗрибә уртаклашырга монда киләләр. Бу уңышларда әлбәттә, бар гомерен шушы игелекле хезмәткә багышлаган Ирек Абдуллинның зур өлеше бар. Яңа, уңдырышлы сортлар өстендә эшләү, җир эшкәртүнең яңа технологияләрен куллану, туфракның сыйфатын яхшырту өлкәсендә булсынмы ... һәммәсендә беренчеләрдән булып кыю адымнарын ясый ул.
Күпьеллык фидакарь хезмәте дә югары бәяләнә. Аңа Татарстан Республикасының атказанган агрономы исеме бирелә. Күкрәген "Аеруча хезмәт күрсәткән өчен" медале бизи. Премьер-министр Илдар Халиковның Рәхмәт хаты, авыл хуҗалыгы министрлыгы, район хакимиятенең күпсанлы бүләкләренең исәп-хисабы юк.
Ирек Абдуллин уңышларның нигезен тәҗрибәле, таләпчән хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов, үз эшләренең чын осталары булган ТРның атказанган механизаторы Фәварис Сабиров, Әнфәс Камилов, Илшат Хөсәенов, Радик Шәймиев, бригадирлар Илмир Гарипов, Галимҗан Әхмәтов, Азат Рәшитов белән үзара киңәшләшеп, дус булып бердәм эшләүдә күрә.
Абдуллиннар - авылда иң хөрмәтле, ихтирамга лаек гаилә. Тормыш иптәше Әлфирә белән алар шушы авылда төпләнеп, нигез корып, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген инде алар барысы да югары белем алып, үз тормышларын корып, матур гына яшәп яталар. Абдуллиннар - дүрт оныкның сөекле әби-бабасы.
Әйе, яраткан гаиләң булу - зур бәхет ул. Ә инде яраткан эшең булу һәм җирдә үз эзеңне сызып калдыру ... Бусы бәхетнең икенче ягы.
Нет комментариев