Азнакайдан Ирек Абдуллинның күпьеллык фидакарь хезмәте югары бәяләнгән
Язның беренче нурларына хозурланып сайраучы тургайлар, алтын башаклы иген кырлары, тракторлар гөрелтесен кечкенәдән үк тыңлап үсә Ирек.
Нәкъ менә шушы вакытта аның нәни генә күңелендә иген кырларында йөзүче кыр корабларына соклану, тузанлы йөзләрендә тешләре генә ялтырап торган, дәү куллы комбайнчы абыйларына карата ихтирам, өстәлнең иң түрендә торучы икмәккә кадер уяна....