18 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар "Маяк" газетасына язылып, бүләк ота ала
Алдагы саннарда газетабызга 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен язылучылар арасында берәр капчык он, шикәр комы, бер кап тәмле чәй уйнату турында белдерү бирүебез булды, редакциябезгә, һич арттыру түгел, газетабызга язылу турында квитанцияләр "ява" башлады. 1 ноябрьгә вакыт бик аз калып бара, мондый форсатны кулдан ычкындырмагыз, хөрмәтле укучыларыбыз! "Маяк" газетасына почта...
-
Азнакайда көзге өмәләр уза
Табигатьнең гаҗәеп фасылына кердек. Әлегәчә ямь-яшел булып утырган агач-куаклар кисәк кенә сары-кызгылт төсләргә манчылды да куйды. Әнә, җил исеп китүгә, аллы-гөлле күбәләкләрдәй, алар бөтерелә-бөтерелә җиргә төшә. Бу матурлыкка бер яклап соклансак, икенче яктан, аяк астына өелгән яфрак түшәкләре йөрергә комачаулый, аннары, юл-аллеяларда инде төсләрен җуеп, тирә-якны ямьсезләп яталар. Менә шуңа...
-
Азнакайдан Ирек Абдуллинның күпьеллык фидакарь хезмәте югары бәяләнгән
Язның беренче нурларына хозурланып сайраучы тургайлар, алтын башаклы иген кырлары, тракторлар гөрелтесен кечкенәдән үк тыңлап үсә Ирек. Нәкъ менә шушы вакытта аның нәни генә күңелендә иген кырларында йөзүче кыр корабларына соклану, тузанлы йөзләрендә тешләре генә ялтырап торган, дәү куллы комбайнчы абыйларына карата ихтирам, өстәлнең иң түрендә торучы икмәккә кадер уяна....
-
«Урал» тягачы шоферы йоклап китеп, тагын ике машина авариягә эләккән
Республикабызның Мамадыш районынында өч йөк машинасы бәрелгән, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары. «Урал» тягачы шоферы тукталышта туктап, йокларга яткан. Күпмедер вакыт узгач, ул өши башлаган һәм машинасын кабызган. Бу мизгелдә йөк машинасы кузгалып, аның алдында торган "МАЗ" йөк машинасына бәрелгән. "МАЗ" үз чиратында юл кырыенда торган DAF йөк машинасын...
-
Азнакайның “Тукай” хуҗалыгында тотрыклы икътисади база булдырганнар
Кайсы гына өлкәне алма, "Тукай"лылар елның-елында районда иң алдынгылар рәтендә баралар. Иң матур, иң чиста, сыйфатлы басулар да аларда. Быел Сабан туенда юкка гына өр-яңа машина ачкычы тапшырмадылар үзләренә. Уңышларның башында эшсөяр авыл халкы торса да, бу иң беренче чиратта дилбегә башында торучы җитәкченең оста, акыллы идарә итүенә бәйле. Ә...
-
Азнакай командасы ДЦП диагнозлы кешеләр арасында узучы мини футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында җиңде
Азнакай 6 нчы урта мәктәбенең 9 Б сыйныфы укучылары Данил Кашапов һәм Ильяс Мөхәмәтҗанов ДЦП диагнозлы кешеләр арасында узучы мини футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында катнашты. Азнакай командасы лаеклы беренче урынга чыкты. Рәсми бүләкләү атналык киңәшмәдә узды. Җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләкләрне егетләргә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тапшырды. Яшь...
-
Азнакайның 5 нче урта мәктәбендә география атналыгы узды
Азнакайның 5 нче урта мәктәбендә география атналыгы узды. Укучылар "Балалар күзлегеннән дөнья" стенгазета бәйгесендә һәм "Туган як табигате" фотоконкурсында актив катнаштылар. Ә 12 октябьдә шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә беренче тапкыр "Яшь георафлар турниры" узды. Анда төрле мәктәп балалары катнашты. Кискен көрәштә Азнакайның 5 нче мәктәбе укучылары лаеклы 2 нче урынга...
-
Азнакай укучылары Бөек Болгарга сәяхәт кылды
Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 7-9 сыйныф укучылары, Россия укучылар хәрәкәте активистлары укытучылар һәм әти-әнилр белән берлектә Бөек Болгарга сәяхәт кылды. Балалар Болгар иленең тарихы, халкының тормыш-көнкүреше белән танышты, таш пулатлардан, мавзолей һәм манарадан калган харәбәләрне үз күзләре белән күрделәр, Болгар ханы турындагы борынгы риваятьләрне бик кызыксынып тыңладылар. Икмәк музеенда,...
-
Азнакай укучылары Марсель Галиевнең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты
Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбендә Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевнең 70 яшьлек юбилеена багышлап, 7 нче сыйныф укучылары белән әдәби чара оештырылды. Алар якташ язучыбызның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Китапларыннан күргәзмә оештырылды. Язучының әсәрләреннән өзекләр дә, шигырьләр дә яңгырады. Марсель Галиев сүзләренә язылган "Су буеннан...
-
Азнакайның яшь табигать сөючеләре Ык елгасы буйлап сәяхәт кылды
Азнакай Балалар иҗат үзәгенең "Табигать сөючеләр җәмгыяте" берләшмәсенә йөрүчеләр Ык елгасы буйлап болыннар, Мингерә тау маршруты буенча сәяхәт иттеләр, рельефны өйрәнделәр. Каен агачындагы чагы гөмбәсен күрделәр, шөпшә оясы таптылар. Кызыл китапка кертелгән кәнәфер чәчәген очраттылар. Күргәннәрен истәлеккә фото-видеога төшерделәр.
-
Азнакайда гитара сөючеләрнең мини-фестивале узды
7-19 октябрьдә Буэнос-Айреста гиатарда уйнарга яратучылар арасында Халыкара фестиваль уза. Азнакай Балалар иҗат үзәгенең Регина Стрих җитәкчелегендәге "Җырла, гиатара!" берләшмәсе дә әлеге уңайдан мини-фестиваль оештырды. Яшь буын (өлкән сыйныф укучылары) белән 80-90 нчы еллар буыны арасында үзенчәлекле БАТЛ (ярыш) узды. Әлбәттә, дуслык җиңде, чөнки ике якта бик күп җырлар белә....