Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда төзелеш киң колач белән бара

Берничә ел Азнакайга кайтмый торган кеше бүген аны танымас та иде. Бигрәк тә яңа микрорайоннарга чыксаң, үзеңне икенче бер шәһәргә эләккәндәй хис итәсең. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән әнә шул киң колачлы төзелеш һәм төзүчеләр хакында әңгәмә кордык. -Айдар Хәләфетдинович, Азнакаебызның көннән-көн матурлана, үсә баруында төзүчеләрнең өлеше...

Берничә ел Азнакайга кайтмый торган кеше бүген аны танымас та иде. Бигрәк тә яңа микрорайоннарга чыксаң, үзеңне икенче бер шәһәргә эләккәндәй хис итәсең. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән әнә шул киң колачлы төзелеш һәм төзүчеләр хакында әңгәмә кордык.

-Айдар Хәләфетдинович, Азнакаебызның көннән-көн матурлана, үсә баруында төзүчеләрнең өлеше зур. Үзгәреш җилләре төзү оешмаларының нигезен нык какшаткан иде. Бүген районда аларның хәле ничек?

- Әйе, төзүчеләр кулы белән шәһәребездә, Актүбә бистәсендә, авылларда торак йортлар, бик күп социаль һәм производство объектлары калыкты. Бүген дә бу алыштыргысыз һөнәр ияләре сафта. Безнең җирлектә барлыгы ике дистәдән артык төзелеш оешмасы бар һәм алар торак пунктларының йөзен үзгәртү буенча армый-талмый эшлиләр. Икътисади авыр чорга карамастан, сәнәгать, социаль-мәдәни проектларны тормышка ашыралар, заманча эш алымнары һәм технологияләр кулланып, елдан-ел сыйфатны яхшырталар. Нефть оешмалары өчен күләмле эшләр башкаралар. Алар калабыз һәм районыбыз территориясендә генә түгел, аннан читтә дә сәнәгать объектлары, нефть һәм су үткәргечләр, нефть скважиналары беркеткечләре төзелешләрендә катнашалар.

-Райондагы торак йорт төзелешенә дә тукталып китсәгез иде.

-Ел саен Азнакай муниципаль районында 25 мең кв.метрдан артык мәйданда торак йорт төзелә. Аларның күбесе - шәхси йортлар. Быел калабызның Радужная урамында 96 фатирлы торак йортны файдалануга тапшырырга планлаштырабыз. Аннан бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, социаль ипотека программасында катнашучылар, ятим балалар, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм яшь гаиләләр фатир алачак. Шулай ук "Татнефть" җәмгыяте һәм аның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре өчен социаль ипотека буенча 90 фатирлы йорт төзелеп бетеп килә. Аварияле йортлардан гражданнарны күчерү программасы буенча Актүбә бистәсендә өч торак йорт төзелеше башланды. Берсе быел тапшырылачак.

-Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә бу яклап соңгы елларда уңай үзгәрешләр күрәбез бит.

-Бездә социаль юнәлештәге утызга якын федераль һәм республика программасы эшли. Нәкъ шуларның берсе ярдәмендә һәм "Татнефть" җәмгыяте булышлыгы белән Митрәй, Күктәкә, Микулино, Әсәй, Түбән Стәрле авылларында заманча фельдшер-акушерлык пунктлары калыкты. Чалпы, Актүбә амбулаторияләре ремонтланды, Азнакай балалар поликлиникасы, ашыгыч ярдәм станциясе биналары капиталь ремонт кичерде. Шулай ук республика программасы нигезендә ел саен мәктәпләрдә капиталь ремонт эшләре башкарыла. Быел тагын 4 мәктәп үз йөзен үзгәртте.

-Бу өлкәдә быелгы елның иң куанычлы вакыйгалары дип нәрсәләрне атар идегез?

-Яңа Юлда 50 урынлык балалар бакчасы ачылды. Бистә өчен зур куаныч булды. "Чатыр Тау-Арена" универсаль спорткомплексы да - халык өчен көтеп алынган зур бүләк. Аның төзелешендә районның подрядчы оешмалары да катнашты.

-Азнакайлыларны тагын нинди бүләкләр көтә?

-Көньяк-көнчыгыш микрорайон соңгы елларда танымаслык булып үзгәрде. Кайчандыр ташландык бакчаларга, ялан кырларга җан керде. Берсеннән-берсе матур торак йортлар, Яшьләр, Җиңү парклары, мәчет, сәүдә үзәкләре - барысы да тырыш хезмәт җимеше, барысы да халык өчен. Тиздән музей комплексы ачылачак. Чиркәү төзелеп килә. Декабрь аенда мәдәни үзәк ачарга планлаштырабыз.

-Бу ел Парклар һәм скверлар елы да. Бу юнәлештә дә азнакайлыларның мактанырлыгы бар бит әле...

-Әлеге программа кысаларында Азнакайда һәм Актүбәдә, Тымытык, Чалпы, Мөслим авылларында парклар төзелде һәм реконструкцияләнде. Безнең урамнар, парклар, скверлар, аллеялар җәй буена чәчәккә күмелеп утыра. Эш нәтиҗәләребезне азнакайлылар да, кунаклар да күрә, һәр төзелгән объект өчен рәхмәт сүзләре генә әйтәләр. Иң мөһиме - төзелгәннең кадерен белергә, бу матурлыкларны сакларга.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда төзелеш киң колач белән бара