Азнакайда “Торак – 2021” акциясе бара 
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “Торак – 2021” акциясе бара 

Җирлегебездә янгыннарны булдырмау, халыкның янгын куркынычсызлыгы дәрәҗәсен арттыру максатында, 12 нче янгын сүндерү часте,  янгыннарны кисәтү һәм профилактикалау бүлеге белән берлектә рейдлар оештыра.

– “Торак – 2021” акциясе кысаларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча халык белән сөйләшүләр алып барабыз, аларга махсус белешмәләр таратыла. Рейдлар барышында шәхси йортларда яшәүчеләргә янгын турында кисәтүче җайланмалар турында да җентекләп аңлатабыз, – ди 12 нче янгын сүндерү часте инспекторы Луиза Мәрданшина. – Янгыннарны кисәтү аеруча зарур, бигрәк тә суык вакытта,  саклык чаралары турында онытмаска кирәк. Чөнки бу чорда җылыту җиһазларын куллану да бермә-бер арта.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев