Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда “торак – 2014” операциясе бара

Ноябрь аенда Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары 87 нче янгын часте һәм юл-пост хезмәткәрләре белән берлектә Хәсәнов урамы 27, 29 нчы һәм Болгар урамы 28, 30, 31нче йорт ишек алларында транспорт узу мөмкинлеген тикшерү буенча рейдлар уздырды. Янгын була калса, биредә тиз генә узармын димә. Үзе тыгын, үзе...

Ноябрь аенда Азнакай муниципаль районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторлары 87 нче янгын часте һәм юл-пост хезмәткәрләре белән берлектә Хәсәнов урамы 27, 29 нчы һәм Болгар урамы 28, 30, 31нче йорт ишек алларында транспорт узу мөмкинлеген тикшерү буенча рейдлар уздырды. Янгын була калса, биредә тиз генә узармын димә. Үзе тыгын, үзе тар, җитмәсә машина йөртүчеләр дә транспортлары белән юлны каплап куйганнар. Рейд көнне әнә шундый күп кенә транспорт хуҗалары административ җавапка тартылды.

Әгәр дә торак йортның биеклеге 13 метрдан артып китсә, машина юлының киңлеге 3,5 метр, ә 13тән 46 метрга кадәр җитсә, 4,2 метр булырга тиеш. Янгын транспорты узу өчен юлларның әнә шундый киңлектә булуы таләп ителә. Әмма еш кына бу таләпләр сакланмый һәм МЧС хезмәткәрләре янгын сүндерүгә булган кыйммәтле вакытларын юлны бушатуга сарыф итәләр. Бу еш кына фаҗигагә китерә.

Янгын күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан торак йортларда "торак - 2014" операциясе дә бара. Аның чикләрендә күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрдә профилактик тикшерүләр үтә, гражданнар белән инструктаж үткәрелә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклау буенча тәкъдимнәр кертелә.

Хөрмәтле, райондашлар! Гаиләбез, якыннарыбызның куркынычсызлыгы һәм иминлеге күп очракта үзебезгә, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм таләпләрен төгәл саклауга бәйле. Игътибарлы һәм сак булыйк!

Равил ХӨСӘЕНОВ,

янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда “торак – 2014” операциясе бара