Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда тәгәрмәч өстендә йорт ясарга керешкәннәр

Җиңел машинага тагыла торган бу өйчектә берничә кешегә кереп йокларга, яңгырдан сакланырга була, арткы өлешендә ризык әзерләү өчен бик уңайлы итеп кухня ясалган.

(Азнакай, 31 май, Лиза НУР) Сәнәгать мәйданчыкларын мөмкин кадәр күбрәк булдыру сәясәте бүгенге көннең актуаль мәсьәләсе булып тора.

Ни дисәң дә, инвесторларны күбрәк тартып, икътисадны үстерү дә, өстәмә эш урыннары булдыру, үз җитештерүчеләребезгә өстенлекләр бирү дә ята бу сәясәт нигезендә.

Хәзерге вакытта Азнакай районында 6 сәнәгать мәйданчыгы исәпләнә, 1 се  аккредитацияләнгән, ягъни җитештерү белән шөгыльләнүгә тулы мөмкинлек алган һәм инде төрле субсидияләр, лизинглар рәвешендәге хөкүмәт ярдәменә дә йөз тота ала дигән сүз. Тагын 3 се республиканың икътисад министрлыгында шушы процессны үтә.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин башкарма комитет җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм эшмәкәрләр берләшмәсе рәисе Әнвәр Җиһангиров белән берлектә әлеге мәйданчыкларда булып, аларның бүгенге халәте белән якыннан танышып чыкты.

“Азнакай ПМКсы” идарә итү компаниясе территориясендә инвесторлар һәм үз эшен ачып җибәрүчеләргә сәнәгать мәйданчыклары бирергә әзер. Андый теләк белдерүчеләр дә бар.

Әйтик, тимер конструкцияләр ясау, иттән ярымфабрикатлар җитештерү производствосын ачарга теләүчеләр килеп,  ниятләрен җиткереп тә киткән.

Карамалы юлы өстендәге инде күптән ташландык булып яткан асфальт заводын яңартырга алынучыларны да хупларга гына кирәк. Биредә калыккан мини завод инде заказлар кабул итеп, асфальт җитештереп ята. Тулысы белән рәсмиләштерелгәч, тагын да киңәергә исәпләре.

Гомумән, ташландык һәм файдасыз, җире әрәм булып яткан элеккеге объектларны алып, яңартырга керешкән, яңа идеялар белән янып, аларга икенче сулыш өргән азнакайлыларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелектән торган ярдәмне күрсәтергә әзер булуларын әйтте.

Кайчандыр “Сельхозтехника” булган шактый зур гына биләмәдә иске биналарны сүтеп, яңаларына нигез корырга җыеналар. Тимер ишекләр ясау белән шөгыльләнергә исәпләре. Әлбәттә, теләге булганнарга сәнәгать мәйданнары биреләчәк, монда урын җитәрлек.

“Азнакай” сәнәгать  мәйданчыгы аккредитацияләнгән, биредә эшмәкәрлек киң җәелеп, икътисад базарында инде ныклы урын тотканнары да бар.

Әйтик, машиналарны газ ягулыгына көйләү, блоклар, брусчатка җитештерү (иганәче эшмәкәр Рамиль Шәйхлисламов Рамазан аенда мәчетләрнең берсенә юлны яңартуда ярдәм итеп, савап та алган) предприятиеләре уңышлы гына эшләп ята.

Яшь, энергияле, яңалыкка омтылган проектчылар тәгәрмәч өстендә йорт ясарга керешкән. Җиңел машинага тагыла торган бу өйчек ерак сәяхәтләргә чыгучыларга да, табигать кочагында ял итүчеләргә, балыкчылар, аучыларга да менә дигән куыш.

Берничә кешегә кереп йокларга, яңгырдан сакланырга була, арткы өлешендә – “кухня”,  ризык әзерләү өчен бик уңайлы итеп ясалган.

– Районда сәнәгать мәйданчыклары җитәрлек, аларны алырга теләүчеләр генә булсын. Инвесторларны, эшмәкәрләрне җитештерү производстволары ачарга, бирелгән мөмкинлектән файдаланырга чакырабыз, – диде эшлекле визиты вакытында район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев