Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда сәләтле балаларга «Чулпан» премиясе тапшырылды

Менә егерменче елын май азагында сәләтле балаларны бүләкләү буенча зур тантана уза. Исеме җисеменә туры килеп, «Чулпан» смотр-конкурсы һәр елны районыбыз күгендә яңа йолдызлар кабыза. Быел «Чулпан» премиясен 17 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив 48 укучы алды. Тантаны ачып, иң беренче бүләкне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель...

Менә егерменче елын май азагында сәләтле балаларны бүләкләү буенча зур тантана уза. Исеме җисеменә туры килеп, «Чулпан» смотр-конкурсы һәр елны районыбыз күгендә яңа йолдызлар кабыза.

Быел «Чулпан» премиясен 17 номинация буенча укуда, спортта, сәнгатьтә, иҗтимагый юнәлештә актив 48 укучы алды.

Тантаны ачып, иң беренче бүләкне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин «Ел лидеры»на тапшырды. Ул җиңүчеләргә уңышлар, Азнакай данын һәрчак шулай югары тотуларын теләде.

- Елдан-ел конкурсның географиясе киңәя, иганәчеләре арта. Быел физик мөмкинлекләре чикләнгән сәләтле балалар өчен Азнакайның «Шифа» җәмгыяте яңа номинация - «Шифа» булдырылды. Без район һәм прдеприятие, оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәтле, - ди мәгариф идарәсе начальнигы Эльвира Зарипова.

Мондый бәйгеләрнең укучыларга киләчәк һөнәр сайлауда да әһәмияте зур.

- Мәктәбебездә бу уку елында «Яшь хокук белгече» түгәрәге эшли башлады. Социаль партнерыбыз - шәһәр суды. Укучылар суд процессларында катнашалар, түгәрәккә кызыксынып йөриләр. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы дүртесе хокук сакчысы булырга карар кылды, - ди Азнакай 1 нче мәктәбенең тарих укытучысы, «Чулпан»ның быелгы дипломанты булган түгәрәк җитәкчесе Гүзәл Якупова.

«Яшь конструктор» номинациясендә лауреат булган 4 нче лицей укучысы Ислам Һадиев та, 7 нче сыйныфта гына укыса да, булачак һөнәрен инде тәгаен күзаллый. Бу - «Нефтемаш» заводындагы балалар конструкторлык бюросында шөгыльләнүнең файдасы.

«Чулпан» ике дистә ел дәвамында бик күп балаларга канат куйды, олы тормышка фатихасын бирде. Тагын озак еллар нурын чәчеп, яңа биеклекләргә дәшәргә язын!

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда сәләтле балаларга «Чулпан» премиясе тапшырылды