ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда салкын һава сакланачак

Татарстан синоптиклары әлеге атнаның беренче яртысында Азнакайда салкын һава сакланачак, дип фарызлый. Бүген көндез болытлы һава, урыны белән аязучан, кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе. Һава температурасы 11-17 градус суык, аязганда - -20 градус. Азнакайда кояш болытлар арасыннан чәршәмбе көнне...

Татарстан синоптиклары әлеге атнаның беренче яртысында Азнакайда салкын һава сакланачак, дип фарызлый.

Бүген көндез болытлы һава, урыны белән аязучан, кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.

Һава температурасы 11-17 градус суык, аязганда - -20 градус.

Азнакайда кояш болытлар арасыннан чәршәмбе көнне генә чыгачак һәм шимбәгә кадәр китмәскә ниятли. Якшәмбе күкне янәдән болытлар каплаячак. Азнакайда бу атнада җылытачак: көндез -7 - -5 градус, төнлә -10 градус.


Азнакайда салкын һава сакланачак

Нет комментариев