Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Сабантуе гөрләде

Азнакай Сабантуе елдагыча бик күп кунаклар җыйды һәм күңелле узды.

Азнакайлыларны һәм кунакларны “Халыклар дуслыгы урамы”, “Кул эшләре остаханәсе”, җирле халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырган тарихи күренешләр мәйданчыгындагы күргәзмәләр каршы алды.

Бәйрәмне ачып, муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җирлегебездә башкарылган эшләр белән таныштырып узды һәм изге теләкләрен җиткерде. Традиция буенча, кыр батырларына, алдынгы терлекчеләргә һәм авыл хуҗалыкларына, “Иң төзек авыл, шәһәр җирлеге” муниципаль конкурсында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

Халык күпсанлы уеннарда һәм спорт ярышларында көчен сынады. Ат чабышы үзе бер тамаша булды.

Мәйдан көнозын эстрада артисты Әнвәр Нургалиев, Казан бию ансамбле һәм районыбыз сәнгать осталары катнашында күңелле концерттан гөрләп торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев