Азнакайда район хатын-кызларын бәйрәм белән тәбрикләделәр
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда район хатын-кызларын бәйрәм белән тәбрикләделәр

Бүген район-шәһәр Мәдәният сараенда язның беренче бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан зур бәйрәм чарасы оештырылды.

Гүзәл затларыбызны тәбрикләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларның һәркайсына изге теләкләрен җиткерде.

- Хатын-кыз табигатьнең бар назын, яктысын, җылысын йөрәгенә туплаган, ул мәхәббәт, яшәү чыганагы булып тора. Сез бөек җиңүләргә рухландыручы да, гаилә учагын саклаучы да, тормышыбызны гөлгә-ямьгә төрүче дә. Барысы өчен дә рәхмәт! — диде җитәкче.

Соңыннан Марсель Шәйдуллин бер төркем хезмәт алдынгысына дәүләт һәм тармак бүләкләре дә тапшырды.

Бәйрәм  "Казан егетләре", районыбыз үзешчәннәренең моңлы һәм дәртле чыгышлары белән үрелеп барды.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев